16+

Эйфориядән арынырга вакыт

- Мин әле һаман узган елгы эйфориядән арынып, 2014 елга күченә алмыйча йөрим. 2013 елдагы Универсиада Казан елъязмасына алтын хәрефләр белән язылды. Анда 162 илдән спортчылар катнашты, Казандагы Уеннар - Универсиада тарихында иң яхшысы дип бәяләнде, - диде Казан мэры, Шәһәр Думасы рәисе Илсур Метшин, Зәкиев сайлау участогындагы сайлаучылар белән...

Эйфориядән арынырга вакыт

- Мин әле һаман узган елгы эйфориядән арынып, 2014 елга күченә алмыйча йөрим. 2013 елдагы Универсиада Казан елъязмасына алтын хәрефләр белән язылды. Анда 162 илдән спортчылар катнашты, Казандагы Уеннар - Универсиада тарихында иң яхшысы дип бәяләнде, - диде Казан мэры, Шәһәр Думасы рәисе Илсур Метшин, Зәкиев сайлау участогындагы сайлаучылар белән...

- Мин әле һаман узган елгы эйфориядән арынып, 2014 елга күченә алмыйча йөрим. 2013 елдагы Универсиада Казан елъязмасына алтын хәрефләр белән язылды. Анда 162 илдән спортчылар катнашты, Казандагы Уеннар - Универсиада тарихында иң яхшысы дип бәяләнде, - диде Казан мэры, Шәһәр Думасы рәисе Илсур Метшин, Зәкиев сайлау участогындагы сайлаучылар белән очрашуы вакытында.
Мэр телдән һәм язмача җиткерелгән сорауларга да җавап бирде. Менә аларның кайберләре:
- Шәһәр яны бистәләрендәге кайбер өйләр XXI гасырда да һаман утын ягып җылытыла, газлаштыру булырмы?
- XXI гасырга киная ясарга кирәкми. Цивилизацияле Европадагы Даниядә һәм Голландиядә прессланган саламны һәм пычкы чүбен хәзер дә ягалар. Бу - утын ягарсыз дигән сүз түгел, бистәләрдәге барлык йортлар да газга тоташтырылачак.
- Балалар бакчалары төзеләчәкме?
- Казанда былтыр 21 мең бала туды. Татарстан Президенты башлангычындагы «Бәләкәч» республика программасы буенча, узган ел башкалада гына да 25 яңа бакча төзелде. Быел янә 28 бакча төзеләчәк, әйткәнемчә, шуның 9ы Совет районында.
- Азинодагы кайбер йортларда салкын...
- Тимер-бетон плитәләрнең инде гомум исәптә 84 километрны тәшкил итәрлек ялганышы ныгытылды. Йортларның түбәләреннән су үтүне бетердек бит. Монысында сәбәп плитәләр ялганышында гына түгел, диварларның үзен җылытырга кирәк. Белгечләр технологияләрне өйрәнә, кулай вариант табылгач, диварларны җылытырга керешәчәкбез.
- Киләсе язда Сахаров урамына кара балчык һәм үсентеләр китерелсен иде.
- Казанда узган ел, «Яшел рекорд» проекты кысаларында, 100 мең агач утыртылды. Сахаров урамындагы ишегалларына черемә дә, үсентеләр дә китерербез.
- Азинода метро юлы булырмы?
Ике вариант бар. Беренчесе: метроның икенче чиратын «Төньяк вокзал»дан башлап, Җиңү паркы, Мусин урамы аша «Kazan - Arena»га тоташтыру. Бу кыска юл. Безнең теләк - метро юлын хәзер төзелеш баручы «Имәнлек» станциясеннән Азино-2, Азино-1, Ат спорты комплексы, Совет мәйданы аша «Kazan - Arena» футбол стадионына үткәрү. Татарстан Президенты белән берлектә, төзелешне федераль үзәктән финанслау мәсьәләсен хәл итәргә тырышабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading