16+

Казанда җылылык бирелмәгән йортлар әле дә бар

Һава температурасы биш көн дәвамында +8 градус торса, нормативлар нигезендә, йортларга җылылык җибәрелергә тиеш.

Казанда җылылык бирелмәгән йортлар әле дә бар

Һава температурасы биш көн дәвамында +8 градус торса, нормативлар нигезендә, йортларга җылылык җибәрелергә тиеш.

- Казанда мондый һава 8 октябрьдән күзәтелде. Бу вакытка шәһәрдәге торак йортларның һәм социаль биналарның 99 процентына җылылык җибәрелгән иде инде, - диде шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Башкалада энергия чыганакларыннан җылылык җибәрүгә 29 сентябрьдә үк керешелгән. Беренче чиратта җылылыкка сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре тоташтырылган. Шулай да, 1-18 октябрьләрдә "Открытая Казань" бердәм диспетчырлык хезмәтенә (телефоны: 236-41-23) казанлылардан, фатирларында җылылык юкка зар белдерелгән 2728 мөрәҗәгать кергән.
- Шикаятьләрнең күбесе торак милекчеләре ширкатләре (ТСЖ) һәм торак-төзелеш кооперативлары (ЖСК) йортларына карый. Әлеге йортларның рәисләре җылылык тоташтыру документларын әзерләүгә бик соң тотыналар, исәп-хисап ясамый йөриләр. Үзләренчә акчаларын янга калдырырга тырышалар. Җылылыкка акча экономияләүләреннән һәм акырын кыймылдауларыннан шул йортларда яшәүчеләр зыян күрә. ТСЖ һәм ЖСК йортларында да шул ук казанлылар яши, алар да җылылыкны үз вакытында алырга хокуклы, - ди Искәндәр Гыйниятуллин.

Казанда кышкы җылыту чорына зур җаваплылыкта әзерлек чаралары күрелә. Нәтиҗәдә, быелгы старт та уңышлы башланган. Ләкин, Азино-1 микрорайонында магистраль җылылык торбасы басымга түзә алмыйча тишелгән.

Подрядчы оешманың төзекләндерү эшләрен тиешле сыйфатта башкармавы сәбәпле, унлап йорт җылылыктан мәһрүм калган. Кабаттан төзекләндерү чаралары күрелгән.
Искәндәр Гыйниятуллин әйткәнчә, кышкы җылыту чорына Совет районы ныклап әзерләнгән. Анда яшәүчеләрдән зарланулар берән-сәрән генә. Кызганыч, "Заречье" һәм "Вахитов районы" идарәче компанияләрен шикаятьләр белән күмгәннәр.
Фатирларыгызда һаман да җылылык булмаса, шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитетына хәбәр бирегез. "Кайнар элемтә" телефоннары: 292-21-02; 292-61-37.

Фото: images.aif.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading