16+

Хисапта бар, ә кесәдә юк

Казанда узган ел шәһәр буенча уртача айлык хезмәт хакы 25 мең 950 сумны тәшкил иткән.

Хисапта бар, ә кесәдә юк

Казанда узган ел шәһәр буенча уртача айлык хезмәт хакы 25 мең 950 сумны тәшкил иткән.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин таныштырган еллык йомгакларга караганда, тулаем территориаль продукт күләме 445,3 миллиард сум булган. «Казан органик синтез», «Нәфис Косметикс», «Казан вертолет заводы», «Фойт турбо Казань» химия һәм авиация предприятиеләре яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Узган ел шәһәргә 185 миллиард сум инвестиция кергән. Сәүдә предприятиеләренең акча әйләнеше 16,5 процентка артып, 373,4 миллиард сумга җиткән. Хезмәт күрсәтү тармагындагы акча әйләнеше - 106,4 миллиард сум. Транспорт, көнкүреш хезмәте, элемтә тармаклары нәтиҗәле эшләгән. Түләүле хезмәтләрдән медицина, физик культура һәм спорт, туристлык, көнкүреш, кунакханәләр тармакларында финанс күтәрелеше күзәтелгән.
Казанда кулланучылар базарына һәм хезмәт күрсәтү тармагына караган яңа 26 бина төзелде, 44 бина төзекләндерелде. Болар - «Зельгрос», «Метро кэш энд Керри», «Мегастрой», «Бәхетле», «Toyota-Lexus», «Hyundai» һәм башка сәүдә үзәкләре.
2011 елның декабренә карата чагыштырганда, узган ел бәяләр азык-төлеккә - 5,9, сәнәгать товарларына - 4,4 һәм халыкка хезмәт күрсәтүләргә 9,9 процентка арткан. Яшертен рәвештәге түләүләрне дә кертеп исәпләгәндә, Казанда хезмәт хакы 25 мең 950 сум булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading