«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе киләсе елның башыннан Казанга кудырылучы суны хлор катнашмасы белән эшкәртүне туктата. Су көнбатыш илләрдә киң кулланылучы технология нигезендә, ягъни гадәти тоз реагенты белән чистартылачак.
Мэр Илсур Метшин кичә Идел су җыйгычындагы реконструкция эшләренең йомгаклары белән танышканда игълан ителде бу яңалык. Узган гасырның 30 нчы елларында төзелгән корылма шактый таушалган иде инде. 2006 елның кышында берничә ватылу очрагы күзәтелгәннән соң, мэр Идел су җыйгычына реконструкция үткәрү турында карар кабул итте. «Водоканал» предприятиесе генераль директоры Андрей Егоров таныштырганча, төзекләндерү эшләренә 1 миллиард сум акча тотылган. Беренче һәм икенче яссылыклардагы яңа насослар, трансформатор подстанциясе, инженерлык челтәрләре инде файдалануга бирелгән. «Без, ниһаять, 1938 елда ук төзелгән насос станциясен кулланмый башладык. Ул чиктән тыш тузган иде. Бүген су җыйгыч корылманың тәэмин ителеше иң югары дәрәҗәдә ышанычлы. Биредән Казанның 87 процентына су җибәрелә», - диде Андрей Егоров.
Техник җиһазларны һәм суүткәргечләрне яңарту, исәп-хисап приборлары урнаштыру нәтиҗәсендә, шәһәрдә су куллану тәүлегенә 300 мең кубометрдан 250гә төшкән. «Торак йортлар, социаль объектлар һәм кулланучылар саны арта бара, әмма суның кулланылышы кими. Бу экономияләү турында сөйли», - дип ассызыклады мэр Илсур Метшин. Андрей Егоров китергән санга караганда, 2008 елдан бирле 10 миллион кубометр су экономияләнгән.
«Экстра» классындагы аш-су тозыннан натрий гипохлориты җитештерүче электролиз станциясе төзү 430,8 миллион сумга төшкән. Идел су җыйгычындагы хлоратор җайланмалары сүтеп алыначак, нәтиҗәдә, Казан 2,5 километр радиуста зарарлану тудыру ихтималы булган хәвефле корылмадан да котылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар