16+

«ИЛЛЕ ЯШЕМДӘ ДӘ ӘНИЕМ ТҮРЕМДӘ УТЫРСЫН ИДЕ»

25 яшен тутырган җырчы Ленар СӘЙФИЕВтә мин, никтер, сәхнәдәге образының тормыштагысы белән тәңгәл булуын көткән идем. Иң әүвәл дискотека варианты белән тамашачы күңелен яуларга керешкән егет репертуарындагы җиңел җырлары, яшьләргә хас тематикасы, тиз ритмы белән бер дулкында яши кебек кабул ителде. Ә Ленарның үзе белән күрешеп сөйләшкәч, гаҗәпкә калдым. Хисчән,...

«ИЛЛЕ ЯШЕМДӘ ДӘ ӘНИЕМ ТҮРЕМДӘ УТЫРСЫН ИДЕ»

25 яшен тутырган җырчы Ленар СӘЙФИЕВтә мин, никтер, сәхнәдәге образының тормыштагысы белән тәңгәл булуын көткән идем. Иң әүвәл дискотека варианты белән тамашачы күңелен яуларга керешкән егет репертуарындагы җиңел җырлары, яшьләргә хас тематикасы, тиз ритмы белән бер дулкында яши кебек кабул ителде. Ә Ленарның үзе белән күрешеп сөйләшкәч, гаҗәпкә калдым. Хисчән,...

Ленар бу араларда икенче альбомын чыгарып йөрү белән мәшгуль. Җырчы егет «Мәхәббәтем бүләк итәм» дигәне белән имтихан тоткан иде инде. Бу юлы ул «Көтәм» дип аталган альбомын тамашачы хозурына тәкъдим итә.
- Мин Тукай районы Биклән авылы егете, - дип сүз башлый Ленар. - Әнием Миләүшә гомер буе укытучы булып эшләде, әтием Кайбыч районында икмәк пешерү комбинаты җитәкчесе иде. Аны 37 яшендә үтерделәр. Без ул вакытта абый белән кечкенәләр идек әле, әлеге эшнең нечкәлекләрен хәтерләмим. 1995 ел иде ул - 5 ноябрьдә әтине җирләдек. Һәм шул көннән олы тормыш башланды да.
- Ике малай, туксанынчы еллар авырлыгы ялгыз иңнәргә төшкән, димәк?
- Әни ул елларның авырлыгын бөтен нечкәлеге белән тойган кеше. Безне аякка бастыру өчен әллә ничә эштә эшләде. Башта үзебезнең авылда дәресләрен укыта да Чаллыга балалар иҗат үзәгенә чыгып китә. Гомер буе тәрбия эшендә булды. Әле шул арада безне дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый - туксанынчы елларда төркемнәр баш калкыткан вакыт. Ул еллар безнең арадан бик күп дус малайларны алып китте...
- Ә син уку белән беррәттән үзеңне төрле конкурсларда сынап карый башладың...
- Юк, мин абый кебек бик күп конкурсларда катнаштым, дип әйтә алмыйм. «Сандугач керде күңелгә» дигәненә генә Казанга килгәнем булды. Мин, туган авылда тугызынчы сыйныфны тәмамлауга, Чаллыга елгачылар лицеена укырга кердем. Ул, без уку тәмамлаганда, училище статусын алды. Аны тәмамлагач, Казанга спортфакка керергә әзерләнгән идем, әмма анда керү мөмкинлеге булмады. Түләүле нигездә төзүчеләр техникумына кердем. Анда да үз-үзеңне яклау дигән таякны татыдым. Әмма беркемсез нәрсәгәдер ирешүнең үз авырлыгы белән уңай яклары да юк түгел - ул сине чыныктыра. Шуңа да җиңел мәктәп уздым, бар да җиңел бирелде, дип әйтә алмыйм. Бүген исә Авыл хуҗалыгы академиясендә югары белем алам. Икенче курсны тәмамлыйм.
- Юлларың шоу-бизнеска китерергә дә тиеш булмаган кебек?
- Мин техникумда укый башлаганда әнием Казанга күченеп килгән иде инде. Ул каяндыр «Барс-Медиа» үткәрә торган кастинг турында ишетеп алган. Барып кара, улым, дип киңәш бирде. Мин бардым да, үттем дә. 2007 елда «Барс-Рекордс» белән хезмәттәшлек итә башладым, «Кошчыгым» җыры белән халык күңеленә кердем.
- Халык күңеленә җиңелчә җырлар белән кереп була дип саныйсыңмы син?
- Мине башта дискотека варианты өчен дип әзерләделәр. Ул вакытта үзем дә шул җиңелчә җырлар тирәсендә идем бугай. Ә хәзер, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән булса кирәк, мин үз тавышымның көннән-көн ачыла баруын тоям. Музыкаль белемем юк-юклыкка, әмма миндә хәзер милизматика бар, киң диапазонлы җырларны да тарта алам дип исәплим.
- Синең өчен сәхнә нәрсә ул?
- Җыр минеке булырга тиеш - бу иҗат өчен беренче шарт. Мин шундый җырны гына сәхнәгә алып чыга, халыкка җиткерә алам. Җыр «минеке» булганда, бөтен барлыгымны биреп, ниндидер күләмдә хәтта бу дөнья белән бәйлелекне югалтып, җыр дөньясында йөзәм. Сәхнә минем өчен тамашачыга әнә шундый хис дулкыны бирү ул.
- Бик нечкә күңелле икән син, Ленар, дөресен әйткәндә, минем өчен шундый гаҗәп...
- Мин бөтенесен дә йөрәккә якын алам, үзем аша үткәрәм. Ходайдан да әнием төсле үк яктылык, мәрхәмәт бөркелеп торырлык тиң яр сорыйм. Бер-береңне аңлап, кайгыңны да, шатлыгыңны да тигез бүлешә алырдай пар. Ул яктан хатын-кызларга хөрмәтем зур - анысы әнием тәрбияседер.
- Ә тормышта синең өчен иң мөһиме нәрсә?
- Тынычлык. Казанда аура авыр. Мин туган авылга кайтып, иптәш малайлар - Раил, Дамир, Радик, Илнур кебек якын дуслар белән ял итәргә яратам. Балачакны искә алып, балалар бакчасына менәбез, мәктәп ишегалдына сугылабыз, югалткан дусларның каберен зиярәт кылабыз. Аралашу, дөнья шау-шуыннан аерылып тору җанга рәхәтлек бирә.
- Үзеңне киләчәктә җырчы итеп күрәсеңме?
- Җырчы булачакмын дигән шарт юк. Җырчы гына булып ир кешегә тормыш көтү мөмкин түгел. Ә киләчәктә яраткан кешемне очратып, гаилә корып, бер кыз, бер ул үстереп, аңлашып яшәсәк иде дип телим. Илле яшемдә дә әнием түремдә утырсын иде. Мәгънәле яши алсам иде дип телим - беребез дә кайчан китәчәгебезне белми. Әнә шул китәчәгебезне белеп яшәсәк икән ул, шулай иткәндә бу тормышта бик күп нәрсә уңай якка үзгәрер иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading