Казан Башкарма комитеты алдында торган иң мөһим бурычларның берсе, - "Адмирал" сәүдә үзәге янгыны вакытында зыян күргән кешеләргә, эшмәкәрләргә максималь рәвештә ярдәм итү. Һәр зыян күрүче белән аерым һәм конкрет эшләргә кирәк. Эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
"Безнең алда максималь рәвештә эшмәкәрләргә булышу бурычы тора,...
Казан Башкарма комитеты алдында торган иң мөһим бурычларның берсе, - "Адмирал" сәүдә үзәге янгыны вакытында зыян күргән кешеләргә, эшмәкәрләргә максималь рәвештә ярдәм итү. Һәр зыян күрүче белән аерым һәм конкрет эшләргә кирәк. Эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
"Безнең алда максималь рәвештә эшмәкәрләргә булышу бурычы тора, - дип билгеләде Илсур Метшин. - Кемдер үзенең милкен салган, кемдер кредитларда утыра - күпләгән сораулар аларда. Әмма бу эшне алып барырга кирәк, һәм иң мөһиме - конкрет ярдәм тәкъдим итәргә. Һәр зыян күрүче белән аерым эшләргә кирәк", - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Мэр фондны булдыру һәм бизнес-ширкәтләре тарафыннан эшмәкәрләргә ярдәм итү инициативасын хуплады, мөмкинлеге булган кешеләрне әлеге изге эштә катнашырга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар