16+

Илсур Метшин: «Зоопарк бер чиләк буяу белән генә рәткә китерерлек түгел»

Казан зооботаника бакчасы хәзерге хәлдә Татарстан башкаласы дәрә­җәсенә туры килми.

Илсур Метшин: «Зоопарк бер чиләк буяу белән генә рәткә китерерлек түгел»

Казан зооботаника бакчасы хәзерге хәлдә Татарстан башкаласы дәрә­җәсенә туры килми.

Зооботаника бакчасында күчмә утырыш уздырган мэр Илсур Метшин шундый нәтиҗәгә килгән. Аның сүзләренчә, бюджет юрганына әллә ни аяк сузып булмый - хәзер артык бер генә сум да юк. «Ботаник бакчаны урынында калдырып, капиталь төзекләндерергә, ә зоопарк өчен яңа мәйданчыклар табарга кирәк дип уйлыйм. Биредә бер чиләк буяу белән генә төзекләндерерлек түгел - бу мәсьәләне тамырдан хәл итү зарур», - ди шәһәр башлыгы.
Ботаника бакчасын үс­терү максаты белән, XIX гасыр башында Кабан күле буендагы территория Казан университеты тарафыннан сатып алынган булган. И.Метшин шундагы 1824 елда төзелгән һәм Карл Фукс лабораториясе урнашкан бинаны карап чыккан. Федераль әһәмияттәге бина инде бик таушалган, җитди ремонт таләп ителә. Быел аны тикшереп, проект-смета документларын әзерләү бурычы куелган.
Шәһәр башлыгы шулай ук арысланнар ябылган урынны, кош вольерларын карап, шундагы башка җәнлекләрне тоту шартлары белән танышып чыккан. Зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов сүзләренчә, Европа стандартлары буенча, зоопарк территориясе, га­дәттә, 25 гектарга җитә. Казан зооботаника бакчасы андый стандартлардан ерак булуга карамастан, бирегә килүчеләр ел да 7-8 процентка арта, җәен аена 40ар мең кеше була. Мисалга, былтыр зооботаника бакчасына 200 мең кеше килеп киткән.
Соңыннан мэр «Казгражданпроект» институтына зооботаника бакчасы биналарын, шул исәптән оранжерея бүлмәсен реконструкцияләү проектын әзерләргә йөкләмә биргән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading