16+

Иннополиска «зәңгәр ягулык» килде

Иннополис шәһәрендә сәгатенә 20 мең кубометрга кадәр күләмдә «зәңгәр ягулык» белән тәэмин итәчәк газүткәргечне һәм бер автоматлаштырылган газ бүлгеч станцияне файдалануга тапшыру тантанасы булды.

Иннополиска «зәңгәр ягулык» килде

Иннополис шәһәрендә сәгатенә 20 мең кубометрга кадәр күләмдә «зәңгәр ягулык» белән тәэмин итәчәк газүткәргечне һәм бер автоматлаштырылган газ бүлгеч станцияне файдалануга тапшыру тантанасы булды.

Әлеге чара уңаеннан махсус килгән «Газпром» идарәсе рәисе Алексей Миллер сүзләренчә, бу вакыйга гадәти генә түгел, чөнки компания тарихында беренче тапкыр газ өр‑яңа шәһәргә бирелә.

- Республика җитәкчелеге Иннополис өчен 2015 елда газүткәргеч һәм автоматлаштырылган газ бүлгеч станцияне төзү бурычын 2014 елның язында куйды һәм мин бу очрашуны онытмадым. Мин бары да вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылачагына ышандырган идем, - диде ул.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Газпром» компаниясе җитәкчелегенә эшләрне кыска вакыт эчендә башкарган өчен рәхмәт белдерде.

- Без үз алдыбызга бик зур - киләчәк шәһәрен төзү бурычын куйдык. Иннополис илгә кирәк, чөнки ул IT‑үзәк булачак», - диде Татарстан лидеры.
Иннополис үзәгендә барлык объектлар да төзелеп беткәннән соң, тулаем газ куллану күләме сәгатенә 100 мең кубометр тәшкил итәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, «Елизаветино торак пунктына кадәр газүткәргеч» инвестицион проектының икенче этабын тормышка ашыру дәвам итәчәк.

Җитәрлек күләмдә газ җибәрү өчен 500 мм диаметрлы һәм 36,26 км озынлыктагы яңа газүткәргеч төзеләчәк. Ул Казан - Горький газүткәргеченә параллель рәвештә уза һәм булган тоташтыргыч аша Уренгой - Ужгород газүткәргеченә кушыла. Шулай ук сәгатенә 50 мең кубометрга кадәр «зәңгәр ягулык» җибәрүче тагын бер автоматлаштырылган газ бүлгеч станция төзү дә ниятләнелә. Инвестиция проектының икенче этабы 2016 елда тәмамланачак.

Иннополис шәһәренә газ үткәрү тантанасыннан соң Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Алексей Миллер белән очрашты. Очрашу кысаларында «Татарстан Республикасының «Газпром» энергетика компаниясе мәнфәгатьләрендә булган югары технологияле һәм импортны алмаштыручы продукциясен куллануны киңәйтү» проектының юл картасы имзаланды. Татарстан лидеры сүзләренчә, әлеге юл картасына имза салу Татарстан белән «Газпром» арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим этап булып тора. Аның әйтүенчә, ул безгә барлык ишекләрне ача.

- «Без «Газпром»ның якындагы 5‑10 елга перспективалары нинди булуын белеп, шушы мәгълүматлар нигезендә техник бирем алачакбыз. Моннан тыш бу фәнебезне, сәнәгатебезне, белем бирү үзәкләрен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк. Кайбер чит ил технологияләре һәм ресурсларын чикләүләр шартларында, без үз-үзебезне тәэмин итә алырга тиеш. «Газпром»ның стратегик партнеры буларак, Татарстан үз өстенә җитди вазифалар ала, - дип ассызыклап үтте Рөстәм Миңнеханов.
Бүген «Газпром» компаниясе республиканың күп кенә предприятиеләре өчен эре заказчы булып тора.

«Газпром» идарәсе рәисе 2015 ел азагына кадәр Татарстанның барлык сәнәгый, фәнни, инновацион предприятиеләреннән «Газпром»га нәрсә тәкъдим итә алулары турында тәкъдимнәр кабул ителәчәген әйтә.

- Алар өйрәнелеп, анализ ясалачак, аннары «Газпром» өчен кызыклы булган тәкъдимнәр исемлеге төзеләчәк, - ди Алексей Миллер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading