Июльдән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре 4,2 процентка артты. Республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, иң күбе җылылык өчен түләргә туры киләчәк.
Электр энергиясе, канализация өчен түләүләр – 3,7 процентка, салкын су – 3,5 процентка, газ 1,6 процентка кыйммәтләнәчәк. Хәер, бу саннар төрле районда төрлечә булырга мөмкин. Башкортстанда, мәсәлән, коммуналь хезмәтләр 5,9 процентка ук арта, ди. Белгечләр әйтүенчә, утка, суга, газга исәпләгеч җайланмалар куйдыру чыгымнарны киметергә ярдәм итә. Өйдә биш көннән дә артык яшәмәгән очракта, коммуналь хезмәтләр өчен түләүне яңадан исәпләттерергә мөмкин. Россия Торак кодексының 159нчы маддәсе нигезендә, гражданнарның айлык кеременә, чыгымнарына бәйле рәвештә, субсидияләр каралган.
3 июльдән ЮХИДИ инспекторларына машина йөртүченең спиртлы эчемлек кулланганмы-юкмы икәнен ачыклау өчен каннан анализ алырга рөхсәт ителәчәк. 1 литр канда 0,3 граммнан артык алкоголь ачыкланган очракта, штраф каралган. Аның суммасы үзгәрми: исерек шоферга 30 мең сум штраф, ике елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный. Шулай ук алкотестерлар да гамәлдә булачак.
ОСАГО полислары өчен яңа бланклар кулланыла башлады. Шулай ук электрон ПТСлар кулланышка керә. Алар ЭПТС дип йөртеләчәк. Электрон форматтагы документ күпкә арзанрак – 600 сум гына торачак икән. Кәгазь документ 1500 сум иде. Анда машина турында техник характеристика чагылачак.
1 июльдән күчемсез милек сатып алуның яңа төр системасы гамәлгә керде. Аның нигезендә фатирлар сатып алу күпкә ышанычлырак булыр, мөгаен. Торак төзүче оешмалар өлешләп түләүчеләр исәбенә йорт салмаячак, аларга банклар ярдәм итәчәк. Бүген Татарстанда өлешләп түләү программасы буенча төзелгән проблемалы 26 йорт исәпләнә.
Бу арада авыл халкының телендә – «Меркурий» системасы. 1 июльдән терлекчелек продуктларын ветеринарлар тикшергәнгә белешмә электрон формада бирелә башлады. Моның өчен автоматлаштырылган «Меркурий» системасы булдырылган. Бу яңалыкны шәхси хуҗалыклар шикләнеп кабул итсәләр дә, электрон документның өстенлекләре шактый. Фермерлар терлектән алынган һәр продукцияне сатканда: ит, балык, сөт, бал, йомырканы электрон рәвештә раслатырга тиеш. Монда продукт турында бөтен мәгълүмат языла. Ветеринария оешмасы продукцияне җитештерүчедән алып кибет киштәсенә кадәр барып җиткәнче күзәтә ала. Бу сыйфатка тәэсир итә, ялган продукция җитештерүгә дә чик куелачак. Электрон сертификациясе булмаучыларга 1 гыйнварга кадәр штраф салынмаячак.
Сыйфат дигәннән, хәзер сөтнең составын, сыйфатын смартфон аша да ачыклап булачак. Сөт продукциясенә язылган QR кодны смартфон камерасы аша «укып», продукция турында мәгълүмат белергә мөмкин. Бу хакта Президент Рөстәм Миңнеханов та үзенең инстаграмында искәрткән иде. Әлеге инновацияне, беренчеләрдән булып, «Агроинновации» ширкәте куллана башлаган.
Тагын бер яңалык эшләүчеләргә кагыла. Хезмәт кодексына кергән үзгәрешләр буенча, ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә тиешеннән артык эшләгән сәгатьләр өчен икеләтә түли башлаячаклар. Сүз уңаеннан, эшләүче пенсионерларны да күңелле яңалык көтә. Рәсми төстә эшләүче пенсионерларның пенсия акчалары индексацияләнми. Дәүләт эшләүче пенсионерларның түләүле отпускларын озайтырга тәкъдим итә. Әйтик, тиешле ял көннәренә тагын бер атна өстәргә. Кыскасы, законны хупласалар, эшләүче пенсионерларның яллары 35 көнгә сузылырга мөмкин.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар