16+

«Изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын»

Әгәр дә син бу дөньяда бөтен кешенең дә бәхетле булуын теләсәң, әйләнә-тирәңә әйләнеп кара да кимендә бер кешегә булса да яхшылык эшлә һәм бу вакытта Җир шарында бөтен кеше дә бәхетле булачак. «Ел хәйриячесе-2013» республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында яңгыраган әлеге хикмәтле сүзләрне һәркем күңелендә йөртергә тиеш.

«Изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын»

Әгәр дә син бу дөньяда бөтен кешенең дә бәхетле булуын теләсәң, әйләнә-тирәңә әйләнеп кара да кимендә бер кешегә булса да яхшылык эшлә һәм бу вакытта Җир шарында бөтен кеше дә бәхетле булачак. «Ел хәйриячесе-2013» республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында яңгыраган әлеге хикмәтле сүзләрне һәркем күңелендә йөртергә тиеш.

Кичә Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрында әлеге бәйгегә йомгак ясадылар. «Ел хәйриячесе» бәйгесе соңгы 7 ел дәвамында республикада иң якты чараларның берсе булып кала бирә. Бәйге башланганнан бирле, аңа барлыгы 1275 гариза килгән, ә социаль яктан зур әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыруга киткән акчаның күләме исә 22,5 млрд сумнан арткан. Бәйрәмгә ел хәйриячеләрен - Татарстанның предприятие һәм оешма җитәкчеләрен, эшмәкәрләрне, гади авыл халкын бүләкләргә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТРның Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. килгән иде. Минтимер Шәймиев бүгенге көндә хәйриячелекнең һәр өлкәдә булуын билгеләп үтте. «Хәзер инде без изге эшләрне эшләргәме-юкмы дип түгел, ә аны ничек яхшырак итеп башкарырга икәнен уйлыйбыз. Моны мин зур казаныш дип саныйм. Без хәзер бу мәсьәләләргә матди күзлектән түгел, ә рухи яктан карыйбыз», - диде ул.
Илдар Халиков та бәйгенең рухи яктан зур әһәмияткә ия булуына басым ясады. Ул әйткәнчә, соңгы 7 ел эчендә бездә инкыйлаб булды. Аны без меңләгән кешегә ярдәм күрсәтүдә генә түгел, ә шушы залда утыручы предприятие һәм оешма җитәкчеләренең, эшмәкәрләрнең, шулай ук үз янында булган кешеләргә ярдәм күрсәтүче дистәләгән һәм йөзләгән мең татарстанлыларның йөрәк һәм күңелләрендә дә күрәбез.
Татар халкында шундый мәкаль бар: яхшылык җирдә ятмый, диләр. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та үз чыгышында аңа басым ясады. «Бүгенге бәйге һәр кешегә бик күп яхшылыклар эшләргә этәргеч бирәчәк. Безнең бәйрәм - уникаль. Изге эшләрегез үзегезгә уңай булып кайтсын, яхшылык җирдә ятмый ул», - диде ул, тантананы йомгаклап һәм барлык изгелек кылучыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Чыннан да, изге күңелле, ярдәм итәргә атлыгып торучы кешеләр республикабызда күп икән. Алар арасында «Татнефть» ААҖ, «ТАИФ», «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, «Камаз» ААҖ, «Камгэсэнергострой» ААҖ, «Казан вертолет заводы» кебек зур оешма һәм предприятиеләр дә, «Ак Барс СОЗИДАНИЕ», «Дом Роналда Макдоналда», Анжела Вавилова исемендәге кебек хәйрия фондлары, шулай ук республикабыз районнарында, авылларда яшәп ятучы гади изге күңелле кешеләр дә бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading