Казан үзәгендә үк диярлек бардыр бер авыл – Кәҗә бистәсе, диләр. Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, элек монда кәҗә бик күп асраганнар, гаиләләрдә җидешәр-сигезәр кәҗә тотучылар булган.
Бистәнең исеме дә шуның белән бәйле. Тик күпкатлы йортлар калкып чыга башлагач, печән чабу урыннары беткән, мал тоту өчен шартлар калмаган. Хәзер бистәдә кәҗә урынына һәр йортта эт, мәче. Аларсыз булмый. Усал ниятле кешеләрне эт куркытса, мәчеләр күсе тота. Бистәне Савиновка дип тә йөртәләр. «Казан» гаилә үзәгеннән 200 метр ераклыкта урнашкан, күпкатлы йортлар арасында яшеренеп калган бу агач ызбаларда бүген дә кешеләр яши. Биредә өйләргә су да, газ да кермәгән, бәдрәфләр урамда, халык мич ягып өен җылыта.
«Мичкә ягабыз»
Әле 2000 еллар башында гына бистәдә 100ләп йорт исәпләнгән. Хәзер ике урамга 12гә якын өй калган. Кайберәүләр вакытлыча фатир алып тора, кемнәрдер әле дә биредә иза чигә. Каршыбызга чыккан Любовь Петрова биредә инде 15 елдан артык яши. Кемеров ( Кемеровская) урамындагы 4нче йортны аның апасы 1989 елда сатып алган булган. Ул чакта ук йорт тузган торак дип табылган. Гаиләне күп тапкырлар бистәдән яңа йортларга күчерәбез дисәләр дә – нәтиҗәсез. 1970 елдан бирле бирегә килеп төпләнгән кешеләр буш вәгъдәләр белән яши: башта Казанның меңьеллыгына өй туен үткәрәбез дип хыялланганнар, аннары Универсиада вакытында яңа фатирлар бирергә тиеш булганнар.
Любовь апаның йортына узабыз. Кайгылы чагы икән, алдагы көнне генә янгын булган аларда. Мунчасы, тавык абзары көлгә әйләнгән, ярый өенә зыян килмәгән.
– Икенче тапкыр янгын кичерәбез. 2008 елда бөтенләй бернәрсәсез калган идек. Җәйге беседкабызда яшәп тордык. Көч-хәл белән йортны кабат торгыздык. Бу урамдагы ике йортның берсе янгын кичерде инде, – ди Любовь апа. Объектлар тузган булып саналганга, аларны иминиятләштереп тә булмый икән.
Өй эчендә җылы. Салкыннарда мичкә көненә ике тапкыр ягалар. Мич авызы корымга баткан, идәндә көл. Телевизор башында мәче утыра. Бөтен җирдә кием-салым, вак-төяк, утын, савыт-саба. Ашау, йоклау, юыну да шушы бер бүлмәдә. Өстәлдә кызыл лаләләр. Бу сорылыкка күпмедер дәрәҗәдә яктылык өсти сыман алар. Любовь апа үзе турында сөйли.
– Тумышым белән Аксубай районыннан. Университет тәмамладым. Мәскәү тирәсендә эшләдем. Ике бала үстердем, хәзер ялгызым калдым, балаларның үз гаиләләре, берсе – Санкт-Петербургта, берсе Казанда бер бүлмәле фатирда яши. Ике мәчем бар: Матильда һәм Гашан. Әле ярый алар бар. Күселәр буа буарлык. Каршы йортта берәү җәнлекләр асрый иде. Аларны күчергәннән соң, шул «зоопарктагы» күселәр безгә күчте. Пенсиям бик кечкенә. 8200 сум гына алам, – ди.
Суга алар 500 метр ераклыктагы колонкага йөри. Түбән Торфяной урамында яшәүчеләргә бөтенләй бер чакрым тирәсе килергә туры килә. Электр плитәсендә ашарга пешерә. Мич ягар өчен утынны каян аласыз, дип кызыксынам. «Табабыз инде, тузган торакларны сүткәннән соң калган такталарны китереп саталар. Бер машина утын – 500 сум», – диделәр.
Яз җитсә, яңгырлы көннәрдә Любовь апаның йорт түшәменнән су ага. Ничек кирәк алай үзе түбәне ямап куйган. «Берсе сөендерә: йортка караклар керми, чөнки урлар нәрсә юк. Телевизорга – 25 ел, суыткычта сөттән башка берни юк», – ди.
Коткаручы юл
Йорт ишегалдында тагын бер күршеләре белән очраштык. Ул бөтен дөньясына ачулы иде бугай. Без аның кызган чагына туры килдек.
– Бер йортта биш кеше яшибез. Инвалид та бар. Үзем дә группа рәсмиләштереп йөрим. Бөтен сәламәтлегем бетте. Күпме түзәргә була? Миңа бер кечкенә «хрущевка» бирәбез, диләр. Мин анда биш кешелек гаиләм белән ничек күченим? – дип, чанасын сөйрәп суга китте.
Очсыз бәяләнә дип, шул җимерек торакларын бирергә теләмәүчеләр дә бар икән.
Ә менә Кемеров урамының икенче ягында яшәүчеләргә бәхет елмайган. Анда Бондаренко урамының соңгы өлешен төзү сәбәпле, йортларны сүткәннәр, яшәүчеләргә яңа тораклар биргәннәр. Без килгәндә дә йөк машиналары җир белән тигезләнгән йортларның калдыкларын төйиләр иде. Сүтелергә өлгерми калган йортта яшәүче Надежда түти тиздән яңа торакка күченәчәгенә сөенеп туя алмый.
– Биредә 1970 елдан бирле яшәдем. Аллага шөкер, китәбез. Җирләребезне бик аз бәяләделәр анысы, ярар инде, нишлисең, судлашып та карадым, мәгънә юк, булганына шөкер итәргә кирәк. Безнең исәп счетына 3 миллион 200 мең сум акча күчерделәр. Шул суммага йорт сайлыйсы калды. Хәзер менә күченәсе әйберләрне барлыйбыз, – диде ул.
Чистай урамы белән Сибгат Хәким урамнарын тоташтыра торган бу олы юл кемнәр өчендер коткаручы булса, бернинди ярдәмсез калган Кемеров урамының икенче ягындагы йортларда яшәүчеләр, Түбән Торфяной урамындагы берничә йорт хуҗалары өчен хәлне катлауландыра гына. Аларның су ала торган бердәнбер колонкалары юлның икенче ягында кала. Анда барыр өчен алар машиналар йөреп торган юлны аркылы чыгарга тиеш булачаклар. Ярый ла светофор куйсалар, чананы асфальт юлдан сөйрәве җиңел булмас, дип борчылалар. Хәзер дә суга бару – бер газап: пычракларда, сазлыкта итексез булмый, диләр.
Казан шәһәре башкарма комитетының 2017 елның 5 июнендә кабул ителгән №2096 карары белән, Кемеров урамындагы 1, 3, 5, 7, 9 йортлар сүтелеп бетәчәк, ә менә башка торакларның язмышы билгесез. Казан мэриясенең матбугат үзәгеннән алынган мәгълүмат буенча, хәзерге вакытта Савиновка бистәсендәге Түбән Торфяной урамында һәм Кемеров урамының җөп санлы йортларында яшәүчеләрнең җирләрен, йортларын алу планлаштырылмый. Су колонкасы мәсьәләсенә килгәндә, аны бистәгә якынрак урынга күчерергә җыеналар.
Гаделлек өчен көрәшеп арган Савиновка бистәсенең иң соңгы кешеләре хәзер түземсезлек белән Футбол буенча дөнья чемпионатын көтә. Алар чарага килгән чит ил туристларына, журналистларга нинди шартларда яшәүләрен, Казан үзәгендәге авылны күрсәтергә телиләр. Бәлки шуннан соң боз кузгалыр, дип өметләнәләр.
Любовь Петрова мондый шартларда инде 15 ел азаплана.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Комментарийлар