16+

Капкадан керүгә, кемлегеңне беләләр

Республикада санитар чистарту икеайлыгы бара, 28 апрельдә Казанда - гомумшәһәр өмәсе.

Капкадан керүгә, кемлегеңне беләләр

Республикада санитар чистарту икеайлыгы бара, 28 апрельдә Казанда - гомумшәһәр өмәсе.

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Казан мэриясе, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, Горький тимер юлының Казан бүлеге оештыруында башкала территориясендәге тимер юлларга рейд үткәрелде.
- Тимер юллар - Казанның капкасы. Тирә-юнь нинди хәлдә булса, поездларда килүчеләрдә дә шәһәребезгә карата шундый мөнәсәбәт туа, - дип фикерләре белән уртаклашты экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров. - Кызганыч ки, тимер юл буйлары чүп-чарга баткан. Авыллар һәм шәхси сектор янәшәсендә аеруча шапшаклык хөкем сөрә. Бистәләрдә чүп контейнерлары, бункерлар җитми.
Горький тимер юлының Казан бүлеге җитәкчесе Александр Черемнов: «Вахитов, Әмәт тимер юл станцияләре тирәләре бик пычрак. Җил шәхси сектордагы контейнерлардагы чүп-чарны тимер юллар буена кадәр тарата. Кайбер әдәпсезләр чүпләрне тимер юллар тирәсенә машинасы белән үк бушатып китә», - диде, борчылып. Казанның Дәрвишләр бистәсеннән башлап, Яшел Үзән районындагы Свияжск станциясенә кадәрге арада чүп-чарга күмелгән урыннарны һәммәбез дә күздән кичереп бардык. Поезд урманнар, елга-күлләр тирәләреннән уза һәм шул гүзәл табигатьнең чүп-чарга күмелеп ятуын күрү җанны әрнетә. 2007 елда булган җил-давыл вакытында ауган агачлар Дәрвишләр бистәсе янындагы урманлыкларда әле һаман җыештырылмаган.
Министр Артем Сидоров әйткәнчә, май аенда тимер юллар буйлап кабат рейд үткәреләчәк. Чүп-чарны рөхсәтсез урыннарга бушатучылар, тимер юлга тоташкан участокларын җыештырмаучылар штрафка тартылачак. Җитәкчеләргә - 15-30 мең сум, гражданнарга - 2-3,5 мең сум, юридик затларга 200-500 мең сум штраф салыначак. Әгәр кагыйдә бозып, кабат эләксәң, штраф күләме ике мәртәбә арттырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading