16+

«Казан» агропромпаркына казылык ашарга килегез!

«Шәһри Казан» газетасының аягы җиңел булды. Узган атнада ду китереп Иске Татар бистәсендә Чәй бәйрәме үткәргән булсак, бу шимбәдә «Казан» агропромпаркында казылык бәйрәме булачак.

«Казан» агропромпаркына казылык ашарга килегез!

«Шәһри Казан» газетасының аягы җиңел булды. Узган атнада ду китереп Иске Татар бистәсендә Чәй бәйрәме үткәргән булсак, бу шимбәдә «Казан» агропромпаркында казылык бәйрәме булачак.

Чәйнең татарның төп ризыгы икәнлеген беркем дә инкяр итмәс, казылык та безгә ят түгел, үзебезнеке.

Бәйрәмнең инициаторлары, оештыручылары төрле булса да, максатлары уртак - Татарстанда җитештерелә торган ризыкларны, товарларны халыкка таныту.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе, Татарстан Министрлар Кабинеты карары буенча, 2014 елда республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен таныту, аның сыйфатын арттыру һәм читтән кергән азык-төлеккә көндәшлек тудырырдай продукцияне базарга чыгару, гамәлдәге стандартларның үтәлешен тәэмин итү өчен, республикада «Милли сәүдә маркасы» дәүләт унитар предприятиесе оештырылды. Әлеге проектның максаты - сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле үз продукциябез өчен бердәй бренд булдыру. Бүгенге көндә биш сәүдә маркасы: «Национальная торговая марка», «Свой продукт», «Честный продукт», «Юмарт» «Намус» исемнәре теркәргә бирелгән. Кайсылары сәүдә базарында калыр - монысын инде вакыт күрсәтер.
Эре һәм вак җитештерүчеләрне бер канат астына алу аларга «Ашан», «Магнит», «Метро» кебек зур кибет челтәрләренә үтеп керергә мөкинлек бирәчәк.

Сатып алучыларга бу нәрсә бирә дигәндә, сыйфатлы ризык дип әйтә алабыз. «Милли сәүдә маркасы» брендына ия булу өчен лаборатория тикшерүләре белән беррәттән, билгеле бер шартлар да үтәлергә тиеш. «Милли сәүдә маркасы» тамгасы куелган икән, димәк, ул югары сыйфатлы дигәнне аңлатырга тиеш. Бу очракта ышанычны һич кенә дә югалтырга ярамый, йөзне аклау бик авыр булачак. Әлеге рөхсәт кәгазе җитештерүчеләргә ничә сумга төшәчәк - әлегә суммасы әйтелмәде. Шулай да вак җитештерүчеләрнең дә мөмкинлеге исәпкә алыначак. Яңа ел өстәленә без инде бәлки «Милли сәүдә маркасы» куелган ризыклар сатып ала алырбыз, рәсмиләштерү эшләре шул вакытка тәмамланыр дип көтелә.

- Безнең максат сертификат тапшырып, акча эшләү түгел, киресенчә, җитештерүчеләрне бер канат астына алып, эшчәнлекләрен җәелдерергә мөмкинлек бирү. Яшерен-батырын түгел, бүген сәүдә тармагында реклама зур роль уйный. «Милли сәүдә маркасы» - үзгә бер реклама инде ул», - диде Татарстан Республикасының «Милли сәүдә маркасы» дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Илсур Сафиуллин. Аерым төр продукцияне алга сөрүгә аптырарга кирәкми: Германиянең сыра фестивале бар, башка кайбер илләр сыр, шәраб тәкъдим итеп танылган. Мондый фестиваль-конкурслар җирле җитештерүчеләрне берләштерә генә. Билгеле инде, тәҗрибә уртаклашу өчен дә яхшы бу. Шуны күздә тотып, без чит төбәкләрдән дә (Пермь, Чиләбе өлкәләре) җитештерүчеләр чакырдык.

Фестиваль-конкурска Россиянең ит ризыгы җитештерүче 50ләп компаниясе киләчәк.

Оештыручылар казылык бәйрәменә зурдан кубып әзерләнгәннәр. Милли кухняларны тәкъдим итү, ит ризыклары әзерләү буенча осталык класслары, танылган артистларның чыгышлары булачак. Йолдызлы кунаклар рәтендә кемнәр булуы әйтеп бетерелмәсә дә, танылган җырчы Венера Ганиеваның жюрида булу турындагы сер чишелде. Кыскасы, бу шимбәдә сыйланып һәм рәхәтләнеп ял итик дисәгез, «Казан» агропромпаркына килегез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading