16+

Казан мәчесе Сарытауга китте

Милли хәзинә нәрсә ул? Халык авыз иҗаты җәүһәрләре, тарихи тамырларыбыз, телебез - болар барысы да шул төшенчә эченә керә, әлбәттә. Күптән түгел боларның барысын да берләштергән тагын бер «Милли хәзинә» барлыкка килде. Идел буе студентларының I Халык авыз иҗаты фестивале шушы яңгыравык исемне йөртә.

Казан мәчесе Сарытауга китте

Милли хәзинә нәрсә ул? Халык авыз иҗаты җәүһәрләре, тарихи тамырларыбыз, телебез - болар барысы да шул төшенчә эченә керә, әлбәттә. Күптән түгел боларның барысын да берләштергән тагын бер «Милли хәзинә» барлыкка килде. Идел буе студентларының I Халык авыз иҗаты фестивале шушы яңгыравык исемне йөртә.

Чара 21 февраль - Халыкара туган тел көнендә уздырылды. КФУның Филология һәм сәнгать институты базасында оештырылган фестивальгә 8 төбәктән 200дән артык студент җыелды. Казан вузларыннан кала, Башкортстан, Мордовия, Удмуртия, Чуашстан, Сарытау, Вятка, Самара һәм Нижгар югары уку йортлары да милли хәзинәләрен Татарстан башкаласына алып килде.
Оештыручыларның белдерүенчә, бәйге моңарчы да уздырылып килгән, тик быел масштабы тагын да үскән, яңа статус алган. Театр номинациясе өстәлгән. Дөрес, быел ул номинациядә көч сынашырга Казан вузлары гына теләк белдергән, ә киләсе елга калган төбәкләрдән дә катнашучылар булыр, дип өметләнәләр. Аның каравы, мода театры номинациясендә көч сынап карарга теләүчеләр арткан. Кул эшләре күргәзмәсендә дә җиңүгә лаеклы эшләр байтак булган.
Жюриның таләпләренә җавап бирүчеләр Гала-концертта чыгыш ясады. Яшьләрнең фантазиясенә, талантына сокланып туймаслык. Татар, чуаш, удмурт, рус, мордва һәм башкорт милләтләренең гүзәл халык авыз иҗаты үрнәкләрен күреп булды биредә. Заманча, шул ук вакытта милли бизәкләргә баетылган киемнәр дә күпләрнең күңеленә хуш килде. Җитәкчелек исә шушындый зур эшне оештыруда башлап йөргән студент халкына, волонтерларга рәхмәтен белдерде.
Җиңүчеләрне бүләкләгәннән соң, Гран-при иясе игълан ителде. Иң зур бүләк Н.Г. Чернышевский исемендәге Сарытау дәүләт университетына китте. Кубокка Екатерина патшабикә тарафыннан Санкт-Петербург шәһәренә озатылган Казан мәчесен урнаштырганнар. «Эрмитажны күселәрдән саклаган кебек, сезнең дә тынычлыгыгызны саклап торсын», - дигән сүзләр белән тапшырдылар бүләкне. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: Гран-при иясенә бирелгән кубок - күчмә. Димәк, II Халык авыз иҗаты фестивале Сарытау шәһәрендә уздырылачак. Ә киләсе елга кубокның башка төбәккә барып эләгү ихтималы да бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading