Казансуның уң як ярында казан рәвешендә 40 метр биеклектәге бина төзелде. Әле төзелеш эшләре башланганчы ук мэр Илсур Метшин: «Лондонның Биг Бен сәгате, Парижның Эйфель манарасы булган кебек, Казансу ярындагы «Казан» да Татарстан башкаласының тагын бер символына әвереләчәк, чит ил кешеләре интернеттан шушы үзенчәлекле архитектура бинасын күрүгә үк Казанны танып...
Бу бинага Казан шәһәре ЗАГСы урнашачак, өч залда көн саен 100гә якын никах теркәләчәк. Муса Җәлил урамындагы хәзерге шәһәр ЗАГСының кысан бүлмәләрендә мондый мөмкинлекләр юк. Бинаның 1,2 мең квадрат метр зурлыгындагы түбәсе күзәтү мәйданчыгы ролен үтәячәк. «Төзелеш өчен урын дөрес сайланды. Биредән Кремль, Казансу һәм Идел тармаклары, Казанның яңа һәм борынгы өлешләре ачык күренә. Казанлылар һәм туристлар ЗАГС бинасы түбәсеннән шушы гаҗәеп манзараны күзәтергә теләячәкләренә һичбер шик юк», - ди мэр.
Татар милли орнаментларын кулланып бизәлгән казан рәвешендәге әлеге бина проектының авторы - мәшһүр сынчы-рәссам Даши Намдаков.
Башкаланың яңа ЗАГСы бинасы тирәсендәге 8 гектар җирдә бакча булдырылды, җәяүлеләр юллары ясалды, автомобильләр өчен 430 урын әзерләнде. Муса Җәлил урамындагы ЗАГСта машиналар туктау мәйданчыгы, гомумән дә, юк иде.
Шәһәр ЗАГСының төзекләндерелгән мәйданнары Чистай - Әбсәләмов урамнары киселешендәге «Истанбул» скверына ялгана. Әлеге скверны төрекләр ясады, биредә Казанның иң зур фонтаны эшләячәк.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Шәһәрнең яңа ЗАГС бинасында 5-6 июль көннәрендә инде никахлашу тантаналары үткәрә башларга кирәк. Универсиада ачылган көннәрдә никахлашу ул - тарихи вакыйга. Кызларыбыз Универсиада кәләшләре булып истәлеккә калсын», - дигән фикерләрен ирештерде.
Шәһәр ЗАГС идарәсе хәбәр иткәнчә, Казанда 6 июльдә - Универсиада башланган көндә никахлашу актын теркәргә инде 81 пар гариза тапшырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар