16+

Кемгә сөенеч, ә кемгә...

1 гыйнвардан ташламага ия булган 126 мең татарстанлы махсус транспорт талоннары буенча йөриячәк.

Кемгә сөенеч, ә кемгә...

1 гыйнвардан ташламага ия булган 126 мең татарстанлы махсус транспорт талоннары буенча йөриячәк.

Республикада автомобиль һәм шәһәр электр транспортында йөрүдә социаль ярдәмнең яңа кагыйдәләре кертелә. Бу турыда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итә.
Бүгенгә кадәр ташламага ия булган кешеләр лемитсыз социаль юл йөрү билетыннан файдаланган булсалар, Яңа елдан алар бетереләчәк. Кертелгән яңа кагыйдәләр буенча, ташламаларга ия булган татарстанлылар социаль юл йөрү билетлары урынына транспортта талоннар белән йөриячәк. Талоннар исә социаль юл йөрү билетларын алган урыннарда сатыла. Шунысы бар: талоннар айга 30 тапкыр йөрү өчен генә каралган, ягъни бер капта бары утыз талон гына. Гражданнарның транспорт чараларында ташламалы йөрү санын чикләү транспорт оешмаларының бик күп чыгымнар күрүе белән бәйле, дип аңлата Ленар Сафин. Шул рәвешле 2011 елда транспорт йөртүчеләр 1 миллиардка якын зыян күргән. 1 гыйнвардан исә ташламага ия булган һәр кеше өчен транспорт оешмалары билгеле бер күләмдә акча алачак.
Транспорт йөртүчеләр өчен, әлбәттә, бу искиткеч шәп яңалык, пенсионерлар да моннан әллә ни зыян күрмәс, мөгаен, әмма ташламага ия булган башка гражданнарны бу үзгәреш бер дә сөендермәс.
Олылар өчен 30 талон 342 сум торса, балаларга аны 206 сумга алып була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading