– Мине бик яхшы каршы алдылар, команда да үз эшен оста башкара. Ә сәхнә артында позитив мохит иде. Тапшыруны тиз арада төшердек, кызык мизгелләр дә булды, – ди ул.
Лариса Гузеева һәм Роза Сябитова белән аралашу турында да әйтеп китте. – Алар белән рәхәтләнеп аралаштык. Барысын ничек бар, шулай сөйләдем, бәлки әзрәк аңлашылмаучанлыклар да булгандыр, ләкин бу минем өчен зур тәҗрибә, – ди егет.
Ә менә Рәйсәне Фәнис чибәрлеге белән җәлеп иткән. Холкы да үзенә туры килеп тора: – Зәңгәр күзле, сары чәчле матур кыз. Нәкъ мин эзләгәнчә. Акыллы, аралашучан, максатчан булуы да зур роль уйнады. Хәзерге вакытта Рәйсә белән дусларча мөнәсәбәтләрдә. Аңа бик сокланам, – ди ул.
Тапшырудан соң Фәнисне Чаллыда таный башлаганнар. “Көн дә бер кеше тапшыру турында килеп сораштыра. Фотога да төшәргә сорыйлар”, – ди ул.
Рәйсә Абдуллина белән дә аралашып алдык. Аны тапшыруга үзләре чакырып алганнар, видеодан сөйләшеп кастинг узган. “Яңа тәҗрибә алырга мин каршы түгел идем”, – ди ул.
Ләкин дусларча аралашырга һәм Чаллыга кунакка кайтырга Рәйсә каршы түгел. Рәйсә тапшыруда такмаклар җырлады, бу аның өчен дулкынландыргыч мизгел булган:
– Музыка мәктәбен кызыл дипломга тәмамласам да, җырлый белмим. Әмма үземә ышаныч булышты! Мин булдырам дидем дә, чыгып җырладым, – дип хисләре белән бүлеште.
Тапшыруда катнашкан башка кәләшләр белән дә Рәйсә яхшы мөнәсәбәтләрдә калган. Хәтта тапшыруда танышкан кыз янына кунакка барырга да планлаштыра икән:
– София һәм Ульяна белән беренче минутлардан ук уртак тел таптык. Һаман да «невестки» дигән чатта аралашабыз. Шушы арада Ульянага кунакка Питерга барырга җыенам, – дип сөйләде ул.
Комментарийлар