16+

«Хезмәт даны шәһәрләре» исеменә кайсы кала лаек?

Әлеге лаеклы исем Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткән торак пунктларга биреләчәк. Федераль законга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.

«Хезмәт даны шәһәрләре» исеменә кайсы кала лаек?

Әлеге лаеклы исем Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткән торак пунктларга биреләчәк. Федераль законга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.

«Хезмәт даны шәһәре» мактаулы исемен халык хәрби һәм гражданлык продукциясе предприятиеләрендә өзлексез җитештерүне тәэмин иткән, массакүләм хезмәт каһарманлыгы күрсәткән шәһәрләргә бирәчәкләр.

Предприятиеләрне дәүләт бүләкләре белән бүләкләү һәм (яки) аларга Дәүләт Оборона Комитетының күчмә Кызыл байракларын тапшыру, предприятие хезмәткәрләрен хезмәттәге казанышлары өчен дәүләт бүләкләре белән бүләкләү, 1941-1945 елларда шәһәр халкының документаль расланган хезмәт каһарманлыгы фактлары закон нигезендә, мактаулы исем бирү нигезләре булып тора.

«Хезмәт даны шәһәре» исеме, кагыйдә буларак, беренче майда билгеләп үтелә торган Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан, Россия Президенты Указы белән бирелә.

Исегезгә төшерәбез, Казан Мэры Илсур Метшин ТР Дәүләт Советы депутатларына Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турында Россия Президенты адресына үтенечнамә әзерләү тәкьдиме белән мөрәҗәгать итте. Шәһәр башлыгы сугыш елларында Казан илнең иң мөһим тыл үзәкләренең берсе булуын билгеләп үтте. ТАССР башкаласында хәрби җайга 139 сәнәгать предприятиесе үзгәртеп корылган, тагын 70 предприятие илнең үзәк һәм көнбатыш төбәкләреннән эвакуацияләнгән. Предприятиеләрдә Кызыл Армия ихтыяҗлары өчен 600-дән артык исемдәге корал, сугыш кирәк-яраклары әзерләнгән.

Татарстан депутатлары И.Метшинның тәкъдимен хуплады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading