16+

«Кол Шәриф» мәчете ачылды!

Узган атнаның җомгасында «Кол Шәриф» мәчете төзекләндерелгәннән соң янәдән үз ишекләрен ачты. Биредә җомга намазы укылды. «Кол Шәриф» мәчетенең имамы итеп Казанның «Мәрҗани» мәчетендә имам булган Илфар хәзрәт Хәсәнов билгеләнде.

«Кол Шәриф» мәчете ачылды!

Узган атнаның җомгасында «Кол Шәриф» мәчете төзекләндерелгәннән соң янәдән үз ишекләрен ачты. Биредә җомга намазы укылды. «Кол Шәриф» мәчетенең имамы итеп Казанның «Мәрҗани» мәчетендә имам булган Илфар хәзрәт Хәсәнов билгеләнде.

Мәчет 2012 елның 22 августында ремонтка ябылган иде. Бүгенге көндә бинаның эчке өлешендә төзекләндерү эшләре тәмамланган инде. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры урынбасары Марат Гатин белдер­гәнчә, биредә акустиканы яхшырту өчен вентиляция шахталары киңәйтелгән, җылылык алмашуны көйләү системасы үзгәртелгән, намаз уку бүл­мәләрендә тә­рәзәләр җылытылган һәм башкалар. «Уңайлы мохит» программасы буенча физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шартлар тудырылган. Инвалидлар өчен аерым бәдрәф бүлмәләре дә бар, дип хәбәр итә «Татар-информ». Мәчетнең тышкы өлешен дә төзекләндерү ­ниятләнелә.
ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүе буенча, әлегә мәчеттә никах мәҗ­лесләре үткәреләчәкме-юк­мы икәнлеге һәм мәчетнең нинди режимда эшләячәге сорау астында. Әмма мә­четтә даими рәвештә җомга намазлары укылачагы билгеле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading