16+

Комлыклар күп, яраклысы өчәү генә

Казанда узган ел 28 кеше суга батып үлде, шуларның 20се коену сезонында һәлак булды. Быелгы сезон 1 июньнән башлана.

Комлыклар күп, яраклысы өчәү генә

Казанда узган ел 28 кеше суга батып үлде, шуларның 20се коену сезонында һәлак булды. Быелгы сезон 1 июньнән башлана.

- Башкалада һәм аның тирәсендә 150 сулык урнашкан. Бу - шәһәребез байлыгы да, матурлыгы да. Ләкин елгаларда һәм күлләрдә саксызлык күрсәтергә ярамый, моның ахыры фаҗигале тәмамланырга мөмкин, - дип искәртте мэриядә узган киңәшмәдә шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов.
Мэр Илсур Метшин әйткәнчә, җәй бездән сорап тормыйча да киләчәк һәм күңелләрне елга-күл буйларына ашкындырачак. Әмма сулыкларда билгеле бер кагыйдәләрне үтәү зарур. Узган ел Локомотив, Түбән Елга аръягы һәм Комсомол комлыклары гына рәсми рәвештә эшләде. Изумрудное күлендә, Җиңү паркындагы кебек кече сулыкларда коенырга ярамый, чөнки алар санитар таләпләргә җавап бирми һәм су төпләре дә чүп-чардан чистартылмаган. Нәтиҗәдә таныш булмаган урыннарда су керү имгәнүләргә һәм кайчак үлемгә дә китерә.
«Быелгы коену сезонына шул ук Локомотив, Түбән Елга аръягы һәм Комсомол комлыклары гына ачылачак. Комлыкларга пыяла шешәләр алып керергә рөхсәт ителми. Спиртлы эчемлек кулланган килеш су коену бик хәвефле», - диде Фердинант Тимурханов. Ул шулай ук балаларга җәйге чорда икеләтә игътибарлы булырга, каникул алдыннан мәктәпләрдә иминлек дәресләре үткәрергә чакырды.
Мэр Илсур Метшин да мәктәпләрдә пропаганда оештыруны хуплады. «Киләсе көздә җыелышкач, барлык балалар да исән-имин, дип әйтерлек булсын, - дип искәртте ул. - Шуның өчен дә балаларга судагы иминлек дәресләре бирелсен. Каникул чорында саклык таләпләре катгый үтәлсен».
Июнь аена кадәр комлыкларны җиһазлау, елга-күл төпләрен чистарту эшләре гамәлгә ашырылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading