Татарстанда октябрь-ноябрь айларында мәктәп укучылары арасында «Минем илемнең киләчәге - минем кулда!», «Коррупциягә «Юк!» дип әйтәбез» дигән иншаларга һәм «Намуслы яшәргә кирәк!» темасына балалар ясаган рәсемнәргә конкурс үткәрелгән иде.
Әлеге чара республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе тарафыннан оештырылды. Жюри хөкеменә 600гә якын иҗат эше тәкъдим ителгән, шулардан 35 җиңүче сайлап алынган. Казан Кремлендә кичә җиңүчеләрне һәм номинантларны бүләкләү тантанасы булды. Балаларны Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Ренат Гайнетдинов, мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, Татарстан Прокуратурасының бүлек җитәкчесе Җәүдәт Ибраһимов, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының генераль директоры Леонид Толчинский, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директорының урынбасары Зөфәр Закиров котлады. «Илне ярату, горурлык һәм намуслы яшәү сезнең гомерлек юлдашыгыз булсын. Сез - республиканың һәм илебезнең киләчәге», - диде Ренат Гайнетдинов. Данил Мостафин коррупцияне өлкәннәр, хокук органнары, кануннар чыгаручылар көче белән генә җиңеп булмаячагын ассызыклап, яшь буынны да көрәшкә кушылырга чакырды. «Коррупция дәүләтне һәм җәмгыятьне җимерә. Моны һәр гражданин балачагыннан ук тирәнтен аңларга, намуслы яшәргә тиеш. Һәр дәүләтнең һәм җәмгыятьнең максаты - коррупцияне тамырыннан корыту», - диде Лилия Маврина.
Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм планшет компьютерлар, электрон китаплар, смартфоннар тапшырылды. Җиңүчеләр исемлеге белән республика Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар