«Коймак» атнасы башлана
Казанда Май чабу - кышны озатып, язны каршылау бәйрәме атналыгы башланды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанда Май чабу - кышны озатып, язны каршылау бәйрәме атналыгы башланды.
Әлеге уңайдан башкалада да күңел ачу чаралары үткәрелер дип көтелә. Бүген ТР Милли музеенда Май чабу йоласы тарихына багышланган агарту программасы оештырылса, ял көннәрендә - 16 мартта көндезге сәгать 12дән Черек күл паркында, көндезге 1дән Северный бистәсенең Кутузов урамындагы мәдәният йорты янында, 17се иртәнге 10нан Дәрвишләр бистәсендә, 11дән Аккош күле буенда бәйрәм чаралары көтелә. Чарага килүче казанлылар һәм башкала кунаклары театральләштерелгән концерт программаларын тамаша кыла, тау шуу, ташкала яулау кебек төрле кышкы уеннарда катнаша ала. Май чабу йоласы карачкы яндыру белән тәмамланачак.
Йола буенча, «коймак» атнасының соңгы көнендә православие динендәгеләр бер-берсеннән гафу сорап, кунакка йөри һәм тәмле ашлар белән сыйлана. Май чабу бәйрәменнән соң кырык көнлек православие уразасы (Великий пост) килә.
Казан мэры Илсур Метшин, бәйрәм уңаеннан шәһәр хезмәтләре, бигрәк тә сәламәтлек саклау, полиция хезмәткәрләре бәйрәм чараларын хәвеф-хәтәрсез һәм тиешле таләпләр кысаларында уздыруны, кешеләр күпләп җыелган урыннарда чүп-чарны да вакытында җыеп алуны югары дәрәҗәдә башкарырга тиешләр, дигән таләп куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Римма Сыдыкова: Татарстан социаль ярдәм чаралары буенча лидер булып тора
-
#Спорт
Көрәш буенча Дөнья Кубогы ияләре ачыкланды. Татарстан көрәшчеләре ничек көрәште?
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның бер районында янгында өлкән яшьтәге ике хатын-кыз янып үлгән
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча юлларда 1 млн кв метр асфальтның өске катламы җәелгән
-
#Спорт
“Көрәшче булмаган район юк ул!”, яки Федерация утырышында истә калганнар
Комментарийлар