16+

«Әллә картайганбыз, әллә яза белмибез»...

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов чыгышында әнә шундый нәтиҗә чыгарды. Әдәби ел йомгакларына багышланган еллык Язучылар җыенына төгәл ничә язучы килә алгандыр, анысына ачыклык кертелмәде, әмма таныклыгы булганнар 325 кешене тәшкил итә. Шуларның 210ысы - пенсия яшендә, 65е - урта буын вәкиле, калганы - яшьләр икән. «Халык егылып китәрлек...

«Әллә картайганбыз, әллә яза белмибез»...

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов чыгышында әнә шундый нәтиҗә чыгарды. Әдәби ел йомгакларына багышланган еллык Язучылар җыенына төгәл ничә язучы килә алгандыр, анысына ачыклык кертелмәде, әмма таныклыгы булганнар 325 кешене тәшкил итә. Шуларның 210ысы - пенсия яшендә, 65е - урта буын вәкиле, калганы - яшьләр икән. «Халык егылып китәрлек...

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов чыгышында әнә шундый нәтиҗә чыгарды. Әдәби ел йомгакларына багышланган еллык Язучылар җыенына төгәл ничә язучы килә алгандыр, анысына ачыклык кертелмәде, әмма таныклыгы булганнар 325 кешене тәшкил итә. Шуларның 210ысы - пенсия яшендә, 65е - урта буын вәкиле, калганы - яшьләр икән. «Халык егылып китәрлек әсәрләр язганыбыз юк, - диде Рафис Корбан. - Моңа өстәп, хәзер язучыларыбыз артык пассив. Элек, Тукай клубы юк, дип аһ-зар түксәк, хәзер Тукай клубы бар - йөрүчесе генә юк. Равил Бохараев кичәсендә беркем булмады». Моңа өстәп, җитәкче идарә һәм коллегия эшенә дә канәгатьсезлек белдерде, җыелыштан соң команда составын да үзгәртү күздә тотыла икән. «Бөтенләй йөрмәү, килми калулар да гадәти күренешкә әверелеп бара, килә алмый, эшен башкарырга сәләтсез икән, ул кешене алыштырырга кирәк. Алыштыргысыз кешеләр юк», - дип белдерде Рафис Корбанов.
Тәнкыйть сүзләрен кул астындагыларга гына түгел, җитәкче үзенә карата да куллана. «Идел» журналына биргән интервьюсында: «Команда начар икән, димәк, командиры да начар булып чыга түгелме соң?» - дигән сорауга: «Әйе шул. Мин начар эшлим, димәк. Кырысрак булсам, тагын ярамый: әй, ул мондый, ул тегенди, дип арттан тәнкыйтьли башлыйлар...» - дип җавап бирә.
Тукайча, тәнкыйть - кирәкле шәйдер, дип дәвам итсәк, әдәби ел йомгакларында, елдагыча, язучы, галимә Рифә Рахман чыгышы көчле булды. Янәшә эшләгән хезмәттәшләренә карата да тәнкыйть сүзен курыкмый әйткән хатын-кыз язучыбыз ул яктан бер һәм берәгәйле әйтә белә инде ул. «Нинди тәнкыйть турында сөйли алабыз ди без, - диде Рифә Рахман, бик күп мисаллар китереп. - Үзебезнең галимнәребез үк куәсе булмаган иҗатчыларны дөньяви югарылыкка чөеп мактап утыра. Башта менә шуны туктатырга кирәк».
Җыелышта шулай ук әдәби премияләргә лаек табылган язучыларны котлау тантанасы да булды. М.Җәлил исемендәге әдәби премия быел Ленар Шәех белән Рүзәл Мөхәммәтшинга бирелсә, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк Марсель Галиевка тапшырылды. Һ.Такташ исемендәгесенә Ркаил Зәйдулла, Ф.Хөснинекенә - Альберт Хәсәнов, Җ.Вәлиди исемендәге премиягә Тәлгат Галиуллин лаек булды. Берлеккә кергән 8 яңа кешегә исә язучы таныклыгы тапшырылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading