16+

Май бәйрәмнәре күңелле узачак

30 апреля 2016, 04:39
834
0
0
Уку өчен 2 минут

Май бәйрәмнәре күңелле-кызыклы чараларга бай булачак. Быел традицион 1 май эстафетасын Татарстанның сигез төбәгендә Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә, шулай ук Биектауда, Тәтештә, Балтачта һәм Чүпрәледә оештыру күздә тотыла.

Май бәйрәмнәре күңелле узачак

Май бәйрәмнәре күңелле-кызыклы чараларга бай булачак. Быел традицион 1 май эстафетасын Татарстанның сигез төбәгендә Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә, шулай ук Биектауда, Тәтештә, Балтачта һәм Чүпрәледә оештыру күздә тотыла.

Казанда җиңел атлетика буенча 75 нче традицион 1 май эстафетасы Ирек мәйданыннан башланып, Карл Маркс - Миславский - Кремль - Дзержинский - Пушкин - Горький һәм Курашов урамнары маршруты буенча үткәреләчәк. Бу урамнарда транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла.

Казан Кремле башкала халкын һәм кунакларын музейларга чакрыа. Музей-тыюлык территориясе буенча экскурсияләр 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк. 30 апрель, 1, 2, 3, 7, 8, 9 май көннәрендә Татарстанның Табигый тарих музее, Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее, "Эрмитаж-Казан" Үзәге, "Манеж" күргәзмә залы, Артиллерия ишегалды музее, Благовещенск соборы тарихы музее 10.00 нан алып 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Ислам мәдәнияте музее шәһәрлеләрне 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. Кол Шәриф мәчете һәм Благовещенск соборы 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр ачык була.

"Казан" гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы да ачылды. Бирегә килүчеләр 32 метр югарылыктан Казан күренешләре белән хозурлана, истәлеккә фотога төшә ала. Мәйданчыкка эш көннәрендә, дүшәмбедән кала, сәгать көндезге 10нан кичке 7гә кадәр, ялларда 12дән кичке 7гә кадәр менәргә була, керү бәясе - 50 сум.

Казанның муниципаль парковалары май бәйрәмнәрендә түләүсез хезмәт күрсәтәчәк. Сүз гомуми кулланылышта булган җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында урнашкан машина кую урыннары турында бара. Шулай итеп, әлеге парковкаларда башкала халкы һәм аның кунаклары 1, 2 һәм 3 майда, шулай ук 8 һәм 9 майда автомобильләрен бушка калдырып тора ала.

Фото: vk.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading