«Мин күкне сайлыйм!»
Биектау районында «Коркачык» аэродромында «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме узды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Биектау районында «Коркачык» аэродромында «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме узды.
Россия Авиация көненә багышланган әлеге ел саен үткәрелә торган чара быел аны оештыручылар - Татарстан Хөкүмәте, ДОСААФ республика аэроклубы һәм «Казан ярминкәсе» ААҖ тарафыннан моңарчы күрелмәгәнчә киң колач белән уздырылды.
Бәйрәмне ачу тантанасында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов билгеләп үткәнчә, Татарстан - Россиянең авиация сәнәгате үсеш алган төбәкләренең берсе. Республикада, С.Горбунов исемендәге авиация җитештерү берләшмәсе һәм Казан вертолет заводы кебек эре предприятиеләрдән тыш, радиоэлектрон иминлекне тәэмин итүче, радиоприборлар һәм авиация сәнәгате өчен кирәкле башка компонентлар белән тәэмин итүче предприятиеләр дә эшли. Р.Зарипов бәйрәмгә укучылар һәм студентлар да килүенә игътибарны юнәлтте. «Димәк, аларда омтылыш, күккә күтәрелү теләге бар», - диде министр. Жуналистлар белән бәйрәмне үткәрүнең максаты турында фикер алышканда, Р.Зарипов: «Без яшьләргә балачактан ук оча торган аппаратларны, инженер һөнәрләренең дәрәҗәсен күрсәтергә, пилотлар кабинасында утырып карый алу мөмкинлеге бирергә телибез, бу ата-аналар балаларын бүген ТР һәм РФ сәнәгатендә ихтыяҗ булган юнәлешкә җәлеп итсен өчен эшләнелә», - дип билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Бакча җиләген һәм черешняны ашаганда сак булыгыз
-
#Кыскача яңалыклар
Әлеге яңалык эт, мәчеләре булганнарга кагыла
-
#Интервью
Зөләйха Хәкимҗанова: “Кайткач, әнинең кабере янында үкси-үкси еладым”
-
#Кыскача яңалыклар
15 яшьлек үсмер инспекторлар белән «качышлы» уйнаган
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итәләр
Комментарийлар