Бүген Казан Кремлендә «Жизнь замечательных людей. Биография продолжается» сериясеннән Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышланган яңа китап тәкъдим ителде.
Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров сүзләренчә, Минтимер Шәймиев турында моңа кадәр китаплар күп язылса да, кешене сәясәтче, шәхес буларак шул дәрәҗәдә ачып биргән зур хезмәт беренче тапкыр тәкъдим ителә.
Шушы ук фикерне «Молодая гвардия» нәшриятының генераль директоры, «Жизнь замечательных людей» проекты авторы Валентин Юркин да куәтләде.
- Яңа Россия тарихы турында бик күп хезмәтләр язылган. Әмма моңа кадәр чыккан китаплар бүгенгесенә оттыра, чөнки алардан аермалы буларак, монда реформаларны тормышка ашыру, республиканы коткару юллары сурәтләнә. Бу - тарих, дәреслек, гаделлек һәм ихласлык буенча бик сирәк очрый торган тарихи документ. Минтимер Шәрипович бүген сезнең алда бөтенләй башка сыйфатта - китап герое һәм автор буларак ачыла. Безнең максат та - башкаларга үрнәк булырлык, тормышта шәхес булып формалашкан, эшли һәм булдыра торган кешеләрне күрсәтү иде. Әлеге сериядә Минтимер Шәймиев турында китап чыгу - Россия өчен җитди вакыйга, - диде ул.
Әлеге хезмәттә ил язмышына кагылышлы мөһим вакыйгалар гына сурәтләнеп калмаган, ә китап героеның, аның гаиләсенең, тормыш иптәше Сәкинә ханымның, дуслары, чордашларының бик җылы истәлекләре дә урнаштырылган. Бәлки, шуңа күрә дә кичә узган очрашу рәсми төс алып, китап тәкъдим итү чарасы гына булып калмыйча, җылы сөйләшү, үзара аралашу, истәлекләрне барлау да булды. Минтимер Шәрипович берничә тапкыр гаиләсе, балалары һәм оныклары турында телгә алып, аларга булган ихлас теләкләрен җиткерде. Үзе турындагы китапны да ул иң элек Сәкинә ханымга бүләк иттем, диде.
- Баланың ата-анага булган мәрхәмәте, хөрмәте аның күңелендә яши. Ә инде икенче ярыңны олыгайган саен тагын да ныграк яратасың, чөнки ул кадерлерәк, якынрак сиңа. Бу - тормыш фәлсәфәсе. Балаларыбыз, аларның гаиләләре исән-сау булсыннар, дип телим. Менә шулай туры килде, шушы көннәрдә минем «бабай» статусым үзгәрде бит. Минем оныкчыгым туды, - диде Минтимер Шәймиев.
Китапны энәсеннән алып җебенә кадәр укып чыккан кешеләр сүзләренчә, ул аларда зур тәэсир калдырган. Мәсәлән, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев:
- Мин әлеге китапны җомга көн укый башлаган идем, бүген иртән укып тәмамладым. Китапның эчтәлеге никадәр зур мәгънәгә ия булуын әйтеп кенә бетереп булмый. Минем өчен бу - тарихи роман. Шуңа күрә, минемчә, әлеге хезмәт өчен сигез мең тираж бик аз. Минтимер Шәрипович, минем Сезгә ихтирамым зур. Театр өчен бик авыр елларда Сез безгә бик зур ярдәм күрсәттегез. Ул вакытта безне читкә каккан булсагыз, без исән калган булыр идекме икән? Авыр 90нчы елларда халыкта театр кайгысы калмады. Әмма Сез безнең белән булдыгыз, премьераларга йөрдегез. Һәм без тамашачыбызны тотып кала алдык. Менә бүгенге көндә дә хыяллар белән янып йөрибез - татар тамашачысына һәйкәл куймакчы булабыз, - диде.
Очрашу вакытында китапны төрле телләргә тәрҗемә итү буенча тәкъдимнәр дә яңгырады. Сөйләшү-үзара аралашу вакытында хезмәтнең татар һәм инглиз телләренә тәрҗемә итү мөмкинлеге булуы турында да сүз кузгатылды. «Татар теленә тәрҗемә ителә калса, мин Сезгә аны тиз арада эшләп тә бирер идем», - дип тәкъдим итте язучы Флёра Тарханова.
Хәер, чыгыш ясаучыларның күбесеннән әлеге китап «кешегә дәрес бирә», «өстәл китабы итеп тотарлык», «дәреслек итеп файдаланырга мөмкин» дигән фикерләр яңгырады. Чыннан да, китапның буеннан-буена тормыш кыйммәтләре турында, фәлсәфи уйларга этәрүче истәлекләр тупланган. Шуңа күрә аны тарих китабы итеп кенә түгел, ә тормыш дәреслеге, гаилә кыйммәтләре, балалар тәрбияләү мәсьәләсендә дә өлге итеп алырлык хезмәт икәнлегенә шик юк.
Авторлар сүзләренчә, «Жизнь замечательных людей» сериясенең 34нче томы ике ел дәвамында язылган.
- Китапны эшләү чыннан да бик катлаулы һәм җаваплы эш булып чыкты. Аның алдан ук билгеләнеп куелган язылу рәвеше бар. Ул кешенең тормышын тууыннан алып бүгенге көнгә кадәр вакыт эчендә эзлекле рәвештә тасвирлап бирүне күз алдында тота. Бер караганда, китапның сюжеты билгеләнеп куелган. Ләкин безнең эш бик кыенлашты. Чөнки Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең шәхесе искиткеч үзенчәлекле, аның эшләгән эшләре киң колачлы. Бер кешенең тормышы ил, дөньякүләм әһәмиятле вакыйгалар белән үрелеп бара. Шуңа күрә без эшне Россия, Татарстан тарихын кабаттан җентекләп өйрәнүдән башладык. Аның тормышын шушы тарихи җирлектән берничек тә аерып карап булмый. Ә инде бу эшне без ни дәрәҗәдә башкарганлыгыбыз турында сез китапны укып чыккач әйтерсез, - диде хезмәтнең авторы журналист Нурсөя Шәйдуллина.
Китапка кереш сүз итеп Минтимер Шәймиев түбәндәге юлларны китергән: «Бик-бик катлаулы чорда тормышка ашырылган зур һәм кечкенә эш-гамәлләрне яхшы бәяләгәнегез өчен рәхмәт. Шулай да әйтим: мин начар түгел, әмма ул кадәрле үк яхшы да түгелмен». Һәм китабында язылганнарга: «Әгәр яңа Россия тарихында Татарстан республикасы кебек юл үткән башка бер җитәкче булса, ул да, һичшиксез, «Жизнь замечательных людей» сериясендә чыга алырлык шәхес булыр иде», - дип өстәп тә куя.
Комментарийлар