Татарстан медицина учреждениеләренә гриппка каршы 700 мең доза вакцина кайтартылган.
Татарстанның медицина учреждениеләренә гриппка каршы 700 мең доза вакцина кайтарылган. Бу хакта «Татар-информ» республика сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләрен вакцинацияләү вакытында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләгән.
"Вакцина бүгенгә өлешчә килде – 700 мең доза, шуңа күрә тулы масштаблы прививка кампаниясе турында сөйләргә иртәрәк әле. Вакцинаның төп партиясе килүен көтәбез", - дигән Дмитрий Лопушов.
Исегезгә төшерәбез, бу сезонда грипптан Татарстанда яшәүче 2 429 285 кешегә прививка ясатырга ниятлиләр, бу төбәк халкының 60 процентын тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар