16+

Мәктәпкә җыенырга ярдәм итәбез

«Күңелле мәшәкатьләр» дип атала торган ыгы-зыгылар була. Баланы тәүге тапкыр беренче сыйныфка барырга әзерләү менә шундыйлар рәтенә керә. Августның көннәре кими барган саен, бу эшкә күбрәк кеше тартыла. Әлеге күңелле мәшәкатьләргә бер гаилә яки район гына түгел, бөтен республика чумды инде.

Мәктәпкә җыенырга ярдәм итәбез

«Күңелле мәшәкатьләр» дип атала торган ыгы-зыгылар була. Баланы тәүге тапкыр беренче сыйныфка барырга әзерләү менә шундыйлар рәтенә керә. Августның көннәре кими барган саен, бу эшкә күбрәк кеше тартыла. Әлеге күңелле мәшәкатьләргә бер гаилә яки район гына түгел, бөтен республика чумды инде.

Алты ел элек башланып киткән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе бүген Татарстан буйлап ныклы адымнар белән атлый. Чара кысаларында, мохтаҗлык кичерүче гаиләләрдә тәрбияләнә торган балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган ранецлар таратыла. Узган ел, мәсәлән, бу изге эшкә 17,5 млн сум акча җыелган, беренче сыйныфка баручы 20 меңнән артык балага ярдәм кулы сузылган.
Быел да һәр район үз чаралар программасын тәкъдим итте. Хәйрия концертлары һәм ярминкәләре дә, тантаналы очрашулар да, балалар Сабан туйлары да бар алар арасында. Кама Тамагында «Бассейнга - гаилә белән» (23 августтан 1 сентябрьгә кадәр), Менделеевск районында «Спортзалга - гаилә белән» (август дәвамында шимбә көннәрендә) кебек чаралар да уздырылачак. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: «беренчеләр»гә генә түгел, өлкәнрәк сыйныфларда белем алучыларга да ярдәм күрсәтеләчәк.
Яшел Үзән районында акциягә старт бирүдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. «Һәр бала мәктәпкә белем алу өчен бара, ата-аналарның балаларын тиешенчә тәэмин итә алмаулары аркасында, укучылар арасында ниндидер бүленеш килеп чыкмаска тиеш», - дип билгеләп үтте ул.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел Татарстанда 34997 бала беренче сыйныфка барачак. Шуларның 6223е ярдәм кулы сузуыбызны көтә. Бу әле рәсми саннар гына, теге яки бу сәбәпләр аркасында исемлеккә кертелми калучы мохтаҗларның да булуы ихтимал. Теләгән һәр кеше хәйрия акциясенә кушыла, беренче тапкыр белем дөньясына атлап керүчеләрнең бәйрәмнәрен бизәүдә катнаша ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading