16+

Нәрсә ул Казанның 2030 стратегиясе?

Нәрсә ул Казанның 2030 стратегиясе?

Казан шәһәре Думасының өченче чакырылыш ХII сессиясендә Казанның 2030 елга кадәр исәпләнелгән социаль­икътисади үсеш стратегиясе расланды.

Моңа хәтле башкала 2003 елда кабул ителгән Казанны стратегик планлаштыруның 2015 елга кадәрге чорга исәпләнелгән документка нигезләнеп эшләгән иде.

- Бурычлар үтәлде. Халыкның тормыш дәрәҗәсе рейтингында Казан - Россия шәһәрләре алдынгылары сафында, - дип башлады сессиядә үзенең чыгышын мэр Илсур Метшин.

Ул, элеккеге стратегиянең төп җиңүе дип, Казан халкының фикерләү дәрәҗәсе үзгәрүен атады. Бүген казанлылар шәһәр мохитен камилләштерүгә юнәлтелгән эшлек­ле проектларда катнаша, 2030 елга кадәрге чорга әзерләнелгән стратегиягә дә 845 тәкъдим керткәннәр.
Казан стратегиясе Татарстан Республикасының бер ел элек кабул ителгән, шулай ук 2030 елга кадәрге чорга исәпләнелгән стратегиясенә аваздаш. Башкала Россиянең әйдәп баручы фәнни-мәгариф, инновацион һәм финанс эшчәнлеге үзәгенә әверелергә, республиканың икътисади үсешенә этәргеч булырга омтыла.

- Казан, күзаллавыбызча, 2030 елга: тотрыклы икътисади үсешле һәм киң мөмкинлекле динамик, Идел-Кама төбәгендә үсеш әйдаманы булган, имин мохитле, башкалар бирегә килергә атлыгып торган, төрле буын кешеләренә яшәү өчен күңелле, уңайлы булган шәһәр, - диде мэр Илсур Метшин.

Стратегия өч юнәлешне колачлый: «Кеше капиталы», «Икътисад һәм идарә», «Мохит, инфраструктура һәм экология».
Казан-сәламәтлек территориясе проекты кысаларында, спортны, медицина хезмәте күрсәтүне камилләштерү, җәмәгатьчелек мохитен, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ял зоналарын үстерү, Казанның яшел зонасын, ягъни паркларны һәм скверларны шәһәр территориясенең 40 процентына кадәр җиткерү күздә тотыла.

Мэр искәрткәнчә, шәһәрдә сәламәт климат беренче чиратта кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләренә бәйле. Бу җәһәттән, «Игелекле Казан» проекты старт алды.
- Әлеге проект күп елларга исәпләнелгән. Без пенсияләрне күтәрә алмасак та, өлкәннәрне актив җәмәгать тормышына җәлеп итә алабыз. «Тормыш сөючеләр» клубы челтәре оеша, - диде Илсур Метшин.
Казанда 2030 елга икътисадка инвестицияләрне ике мәртәбәгә арттыру, тулаем территориаль продуктта кече һәм урта бизнес өлешен - 50 процентка, инновацион продукция җитештерүне - 30 процентка, туристлар агымын 5 миллион кешегә җиткерү фаразлана. Башкаланың тарихи үзәгеннән тыш, районнарда «микроүзәкләр» булдыру, предприятиеләрне шәһәр эченнән чыгару омтылышы бар. Мәсәлән, Киров районындагы Адмиралтия бистәсе - туристлык һәм эшлекле микроүзәк сыйфатында төзекләндереләчәк.

Мэр Илсур Метшин Казан агломерациясен үстергәндә башкалага чиктәш муниципаль районнар белән бергәләшеп планлаштыру кирәк булачагын искәртте:
- Торак инде шәһәр территориясеннән читтә төзелә. Юл-транспорт челтәрен, җәмәгать транспортын үстерүне бергәләшеп чишәргә туры киләчәк, - ди ул.
Корабның дөрес юнәлеше аңа утырып баручыларга бәйле, дип, Илсур Метшин үзенең чыгышын Казанның 2030 стратегиясенә кертелгән бурычларны үтәүгә туп­ланыр­га чакырып тәмамлады.
Сессия эшендә катнашкан Татарстан премьер-министры Илдар Халиков та өметләндереп сөйләде, республика хөкүмәтеннән ярдәм булачагына ышандырды.

- Шәһәрнең ун ел элеккеге стратегиясенә дә ышанмыйчарак караучылар булган иде. Әмма күпчелек планнар срогыннан алдан үтәлде, - дип фикерләре белән уртаклашты Илдар Халиков. - Казан эчтән дә, тыштан да үзгәрде. Килгән кунаклар юлларның, диварларның яхшыруын, юл чишелеш­ләре һәм яңа биналар төзелүен генә түгел, казанлыларның ачык йөзле һәм ярдәмчел булуларын да әйтәләр. 2030 стратегиясендә амбициоз планнар күп. Миңа «шушы шәһәрдә яшисе килү теләге» тезисы аеруча ошады.
Казан шәһәре Башкарма комитетына 2017 елның 1 маена кадәр стратегияне гамәлгә ашыру планын әзерләргә йөкләмә бирелде.



Фото: gelio.livejournal.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading