Россия Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясе үткәрде. Аны Россия һәм чит ил басмалары, радиостанцияләре һәм телеканалларының аккредитацияләнгән 1259 журналисты яктыртты.
2001 елдан башлап Путин журналистлар белән ел саен очраша. Бары тик ул 2008 елның маеннан 2012 ел маена кадәрге вакытта Премьер-министр булганда гына матбугат конференцияләре үткәрелмәде. Иң кыска очрашу 2011 елда 1 сәгать 33 минут булган иде, ә иң озын конференция 2008 елда теркәлгән: ул вакытта Путин сорауларга 4 сәгать 40 минут дәвамында җавап бирде. Әгәр шундый ун чараның дәвамлылыгын кушсак, Путин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына бер тәүлектән, ягъни 30 сәгатьтән артык җавап биргән булып чыга.
Путинның Россия һәм чит ил журналистлары белән кичәге очрашуы да, гадәт буенча, өч сәгатьтән артык дәвам итте. Иң элек ул илнең икътисади-социаль хәле, кыскача гына вазгыять белән таныштырып китте. «Илдә акча кризисы бара. Финанс кризисын җиңеп булырмы?» дигән сорауга:
- Мондый хәл ике елга сузылырга мөмкин. Иртәрәк чишелүе дә ихтимал. Бу күптөрле факторлардан тора. Ләкин моның хәл ителәчәгенә ышанам. Чөнки Россия Хөкүмәте һәм Үзәк банк тиешле чаралар күрү өстендә эш алып бара. Милли акчаны тотрыклы халәткә китерергә кирәк, - дип җавап бирде.
Путинның матбугат конференциясендә яңгыраган иң мөһим җавап-фикерләре:
«Россиядә үлүчеләр саны кими һәм туучылар саны арта - бу бик яхшы тренд. Аны саклау өчен барысын да эшләргә кирәк».
«Юк, икътисади кризис Кырым өчен түләү түгел, бу безнең милләт һәм дәүләт буларак сакланып калырга теләвебез өчен түләү. Әгәр аю сакланмаса, аны бәйгә утыртачаклар, тешләрен һәм тырнакларын каерып атачаклар. Ә тырнаксыз һәм тешсез калгач, аю бөтенләй кирәк түгел. Эш шунда ки, без үзебезнең суверенитетка хокукыбызны саклыйбыз».
«Безнең иҗтимагый аңда бүген Украинаның көньяк-көнчыгышында бара торган вакыйгалар җәзалау операциясе буларак кабул ителә, һәм ул бүген ополчениедәгеләр тарафыннан түгел, ә Киев хакимияте ягыннан башкарыла. Бу мәсьәләдә Россия арадашчы буларак чыгыш ясый, шуңа күрә ул Украина хакимияте белән сәяси диалогка чыгарга, шул рәвешле, бердәм сәяси киңлек торгызылганчы, вазгыятьне җайга салырга омтыла».
«Сәламәтлек саклау өлкәсендә үткәрелә торган реформаларга карамастан, халыкның ни өчен медицина хезмәтләреннән канәгать булмавына анализ ясарга кирәк. Без сәламәтлек саклау тармагы чыгымлы, әмма нәтиҗәле түгел, дип сөйлибез. Сәламәтлек саклау үсеше турындагы мәсьәләләрне хәл иткәндә, беренче чиратта, без шушы хезмәтләрдән файдаланучы халыкка йөз тотарга тиешбез».
«Шәхси тормышымда бар да тәртиптә, борчылмагыз. Людмила Александровна һәм балаларым белән даими күрешеп торабыз, әмма теләгәнчә үк еш түгел».
«Төп ставка 17 процент булганда, Россия Үзәк банкы тарафыннан илдә ипотеканы җәелдерү бик авыр булачак. Ставка үзгәрешсез калган очракта, Хөкүмәткә ипотекаларга ярдәм чаралары турында уйланырга туры килер».
«Мин, дөресен әйткәндә, хезмәт хакымны белмим. Китерәләр, мин аларны счетка җибәрәм».
«Киләсе елда Россиядә пенсияләр фаразланганча түгел, ә чынлыктагы инфляция буенча индексацияләнәчәк».
«Киләсе Президент сайлауларына катнашачакмынмы-юкмы, әлегә белмим. 2018 ел өчен хәзер әйтеп кую иртә. Иң мөһиме - Россия халкы мәнфәгатьләре өчен эшләү. Халыкның кәефенә һәм башкарылган эшләрнең нәтиҗәсенә карап, сайлауга кем барырга тиешлеге билгеле булыр».
«2018 елгы Футбол чемпионаты - кыйммәтле әйбер. Күп кенә башка илләр хәзер ярышлардан баш тарта. Әмма Россиянең башка илләрдән аермасын беләсезме? Башка илләрдә спорт белән күбрәк шөгыльләнәләр. Бу инфраструктура белән дә бәйле. Әгәр без кешеләрнең озаграк яшәвен телибез икән, спорт белән күбрәк шөгыльләнергә кирәк. Кешеләр спорт залына йөрү өчен күбрәк акча тотсыннар, аларны шуңа ияләндерергә кирәк».
«Бензин һәм азык-төлеккә бәя артуны контрольдә тотарга кирәк. Җитештерүчеләр белән көн дә очрашып тору кирәк. Хөкүмәт бәяләр белән «ручной» режимда шөгыльләнергә тиеш».
Фото: Денис Вышинский/ТАСС
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар