16+

Рөхсәтсез төзелгән йорттан фатир алмагыз

Казанда узган ел 83 төзелешнең рөхсәтсез рәвештә алып барылганлыгы фаш ителгән.

Рөхсәтсез төзелгән йорттан фатир алмагыз

Казанда узган ел 83 төзелешнең рөхсәтсез рәвештә алып барылганлыгы фаш ителгән.

Шәһәр башкарма комитетының шәһәр төзелеше рөхсәтнамәләре идарәсе җитәкчесе Альберт Салихов әйткәнчә, рөхсәтсез төзелешләргә кагылышлы 77 материал прокуратурага тапшырылган, шулардан 25 эш судка җиткерелгән. Мәсәлән, Чкалов ур., 7а адресындагы бина төзекләндерелергә генә тиешле булган. Төзелеш оешмасы бинага рөхсәтсез рәвештә тагын 3 кат өстәп куйган. Суд өстәмә катларны сүтүне таләп иткән карар чыгарды. Космонавтлар урамындагы бакчачылык ширкәтендә рөхсәтсез төзелгән автосервис корылмасы да шундый ук хөкем карарына дучар булды. Газ урамындагы 2 нче, Строитель урамындагы 12 нче һәм 23 нче йортлар күпфатирлы йорт сыйфатында рөхсәтсез төзелгән. Татарстан Арбитраж судының әлеге йортларга милек хокукын тану турындагы карарын Самара шәһәрендәге апелляция суды гамәлдән чыгарды.
«Рөхсәтнамәләр күбрәк торак төзелеше өчен бирелә. Соңгы елларда офислар, коммуналь корылмалар, кунакханәләр һәм паркинглар төзелешләренә дә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең саны арта башлады», - диде Альберт Салихов.
Узган ел күпфатирлы торак төзелешенә - 185, шәхси торак төзелешенә 120 рөхсәтнамә бирелгән. «Гражданнар, бәя арзанлыгына кызыгып, рөхсәтсез төзелгән йортлардан фатир сатып алмасыннар иде. Андый фатирларны хосусыйлаштырып та, яшәү урыны буларак теркәлеп тә һәм сатып җибәреп тә булмый», - диде Альберт Салихов.
Шәһәр башкарма комитетында тикшерелгән шушы мәсьәләгә карата мэр Илсур Метшин да үз мөнәсәбәтен белдерде. Ул: «Гадәттә, шәхси торак төзелешенә дип алынган җир кишәрлегенә берничә катлы йорт төзеп куялар. Андый төзелешләр проект документларсыз, техник күзәтүсез үткәрелә, шунлыктан, иминлек гарантиясе юк. Гражданнар да бакчачылык ширкәтләрендәге төзелешләрне күзәтчелектә тотсыннар иде. Берәр төрле зур төзелеш башлануга ук, тиешле органнарга хәбәр бирсеннәр, чөнки бистәләрдәге һәм бакчачылык ширкәтләрендәге инженерлык челтәрләре күпкатлы йортлар таләбенә җавап бирми, электр һәм су өзеклекләре барлыкка киләчәк», - дип кисәтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading