16+

Татарстан ветераннары Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 100 мең акча алачаклар

Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысы да, Җиңүнең 75 еллыгына федераль һәм төбәк түләүләрен бергә кушып, 100 мең сум күләмендә акча алачак. Бу бер генә тапкыр бирелә торган түләү.

Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районында Халыклар дуслыгы туган якны өйрәнү музеендагы очрашу вакытында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов федераль түләүләрдән тыш, сугышта катнашучыларга, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнүчеләргә 25 мең сум күләмендә бер тапкыр республика түләве бирү турында карар кабул иткән.

Тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары федераль түләүгә өстәмә итеп бишәр мең сум акча алачак.

Татарстанның 34 меңнән артык ветераны өстәмә ярдәм алачак.

Татарстан Президентын Балтач районында "Халыклар дуслыгы" музее директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиев экспонатлар белән таныштырды.

Фото: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading