16+

“Салават күпере”ндә нәрсә майтарырга җыеналар?

Казанның “Салават күпере” микрорайонында быел ярминкә мәйданы ачу планлаштырыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге башлангычны хуплаган. – Хәзер ярминкә мәйданы өчен кулай урын барлыйбыз, – диде Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

“Салават күпере”ндә нәрсә майтарырга җыеналар?

Казанның “Салават күпере” микрорайонында быел ярминкә мәйданы ачу планлаштырыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге башлангычны хуплаган. – Хәзер ярминкә мәйданы өчен кулай урын барлыйбыз, – диде Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Көтелгән төзелеш
Узган ел бу районнарның дүрт мәйданында, шул исәптән Юдино бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелгән. Сәүдә мәйданнарында автомобиль куеп тору урыннары, ял бүлмәләре һәм бәдрәфләр булдырылган. Шушы районнарда оештырылган 22 ярминкә көнендә 300 миллион сумлык продукция сатылган.

 “Салават күпере”нә карата Казан мэры Илсур Метшин да фикерләре белән уртаклашты.
– “Салават күпере”нең торак йортлардан тыш, социаль биналар белән үсүе дә сөендерә. Парк ачылгач күп җылы сүзләр алдык. Яңа мәктәп, “Доверие” үзәге бүлеген төзибез, – диде мэр.

 4нче балалар дәваханәсенең икенче филиалы ачылу да “Салават күпере” халкы өчен әһәмиятле вакыйга булган. Биредә 3,5 мең балага медицина хезмәте күрсәтелә. Өлкәннәр өчен дәваханә бинасын проектлауга керешелгән. Наил Юсупов урамы 8нче йорт адресында җәмәгать тәртибен саклау пункты ачылган.

 188нче лицей белән 189нчы гимназия проект куәтләреннән узып эшли, ягъни балалар саны тиешле нормадан күп, ә 182нче лицей, гомумән, соңгы куәтенә көчәнә. Шунлыктан, “Салават күпере” микрорайонында 1501 урынга исәпләнгән яңа мәктәп булдыру – көтеп алынган төзелеш. Мәктәп бинасын быел файдалануга тапшыру планлаштырыла. “Доверие” үзәге бүлеге дә быел ачылачак. Микрорайонның беренче чиратында – футбол манежы, ә икенче чиратында җиңел атлетика үзәге төзү буенча сөйләшүләр үткәрелә. 

Юллар күңелне күтәрә
Киров һәм Мәскәү районнарында 2022 елда 160 миллион сумга 80 мең квадрат метрдан артык юл өслеге төзекләндерелгән. Восход, Энергетиклар, Короленко урамнарындагы юллар асфальты “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты ярдәмендә яңартылган.

– Горький шоссесына реконструкция һәм аңа янәшә юл төзелеше дәвам итә, – диде Сергей Миронов. – Бу проектлар Киров белән Мәскәү районнары өчен генә түгел, ә республика башкаласы өчен дә мөһим. Юллар төзү-төзекләндерүдәге теләктәшлекләре өчен республика җитәкчелегенә һәм федераль үзәккә рәхмәт!
Горький шоссесының беренче чиратындагы эшләрне ел ахырына тәмамлау ниятләнелә. Ел ахырына Болотников, Фрунзе һәм Восстания урамнары киселешендәге юл-транспорт чишелеше дә ачылачак. Горький шоссесын үзгәртеп төзү эшләрен (барлыгы 12 чакрым) 2025 елда тәмамлау күздә тотыла.
Несмелов урамында исә юл төзелешенең беренче участогында эшләр башкарылган. “Салават күпере” микрорайоныннан чыгу юлындагы транспорт тыгызлыгын киметү максатында, Осиново урамы юлы үзгәртеп төзелде. 

 – Транспорт хәрәкәтен җиңелләштерү өчен Нурихан Фәттах урамын да киңәйтү кирәк. Проект әзер, ләкин финанс чыганаклары җитәрлек түгел. Бу мәсьәләдә алга китешкә ирешербез дип өметләнәм, – диде мэр Илсур Метшин, юллар төзелешенә мөнәсәбәттә.
______________________________________
Киртләп куй
8 мартта парковка бушлай

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Казандагы муниципаль парковкалардан бушлай файдаланып булачак.
Бу атна кыска, 8 март-ял көне. 7 мартта эш көне 1 сәгатькә кыскартыла.
Татарстан башкаласындагы муниципаль парковкалар якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә шимбә көнне дә бушлай. Атнаның эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр түләү алына.

Фото: шәхси архивтан
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading