16+

Счет-фактура килгәнен көтегез

1 сентябрьдән җылылыкка бәяләр күтәрелү сәбәпле, түләүләрне йомшарту өчен өстәмә субсидияләр билгеләнәчәге турында язган идек инде. Бу яңалык Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Зәй шәһәрләрендә, шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә (Ютазы районы), Афанасово һәм Красно-Ключинское авыл җирлекләрендә (Түбән Кама районы) яшәүчеләргә һәм җылылыкны «Таттеплосбыт» ААҖдән алучыларга кагыла. ТРның хезмәт, халыкны эш...

Счет-фактура килгәнен көтегез

1 сентябрьдән җылылыкка бәяләр күтәрелү сәбәпле, түләүләрне йомшарту өчен өстәмә субсидияләр билгеләнәчәге турында язган идек инде. Бу яңалык Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Зәй шәһәрләрендә, шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә (Ютазы районы), Афанасово һәм Красно-Ключинское авыл җирлекләрендә (Түбән Кама районы) яшәүчеләргә һәм җылылыкны «Таттеплосбыт» ААҖдән алучыларга кагыла. ТРның хезмәт, халыкны эш...

1 сентябрьдән җылылыкка бәяләр күтәрелү сәбәпле, түләүләрне йомшарту өчен өстәмә субсидияләр билгеләнәчәге турында язган идек инде. Бу яңалык Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Зәй шәһәрләрендә, шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә (Ютазы районы), Афанасово һәм Красно-Ключинское авыл җирлекләрендә (Түбән Кама районы) яшәүчеләргә һәм җылылыкны «Таттеплосбыт» ААҖдән алучыларга кагыла. ТРның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева «Татмедиа» ААҖдә узган матбугат конференциясендә субсидияне кемнәр ала алачагы һәм моның өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләде.
Субсидиягә гаиләдә бер кешегә айлык керем 30 меңнән артып китмәгән кешеләр өмет итә ала. Субсидиянең күләмен исәпләп чыгару өчен, 4 төркем буенча түбәндәге коэффициентлар булдырылган (таблица).
Үзегезнең кайсы төркемгә кергәнегезне билгеләү өчен, гаиләдәге барлык керемне (моңа хезмәт хакы, гаиләдә студент балалар булса, стипендия, шулай ук балаларга булган түләүләр, алиментлар һ.б. керә) гаиләдәге кешеләр санына бүләргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез: элек тә субсидияләрдән файдаланган гражданнарга җылылык өчен субсидия үзеннән-үзе билгеләнәчәк, ягъни моның өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Ә 65 яшьтән узган ялгыз яшәүчеләргә, I һәм II төркем инвалидлар янына социаль хезмәткәрләр өйләренә киләчәк. Әгәр дә сез социаль яклау органнарына үзегез барырга телисез икән, бу турыда алдан ук 211-11-11 телефонына шалтыратып әйтегез.
2012 елның августына булган счет-фактура килгәнче, беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Киләчәк счет-фактуралар кәгазе артында социаль яклау органнарына алып барырга кирәк булачак документларның исемлеге биреләчәк. Социаль яклау учреждениеләренә мөрәҗәгать итүнең графигы да билгеләнәчәк. Гаризаларны кабул итү вакыты - 10 сентябрьдән 30 ноябрьгә кадәр.
Субсидия исәпләүнең үз формуласы да бар: S=Кх(RS2012-09-RS2012)хN. Биредә: S - субсидия күләме, К-коэффициент, RS2012-09 - торак-коммуналь хезмәтләргә булган түләүнең 2012 елның 1 сентябреннән билгеләнгән төбәк стандартлар күләме, RS2012 - 2012 елның 1 сентябренә кадәр булган төбәк стандартлары, N - гаиләдәге кешеләр саны.
Субсидия алты айга исәпләнгән, ягъни бу вакыт үткәннән соң, керемнәр турындагы белешмәләрне социаль яклау учреждениеләренә яңадан күрсәтергә кирәк булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading