16+

Штраф белән генә котыла алмассың

Министрлар Кабинетында узган брифингта республикада апрель-май айларында барган санитар чистарту чараларына йомгак ясалды.

Штраф белән генә котыла алмассың

Министрлар Кабинетында узган брифингта республикада апрель-май айларында барган санитар чистарту чараларына йомгак ясалды.

Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Рөстәм Камаловның әйтүенчә, Татарстанда язгы якта 10 меңнән артык урында рөхсәтсез чүплекләр тупланганлыгы ачыкланган. Аларның күбесе бетерелгән. «Чисталык урнаштыруда «Татмедиа» агентлыгы оештырган рейдлар бик уңай тәэсир итте. Юридик һәм физик затларга 14 миллион 951 мең сум штраф салынды», - диде ул. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Данилов мәгълүмат биргәнчә, тимер юллар һәм автотрассалар буйларыннан 2 мең тоннадан артык чүп-чар җыелган. «Урманнарда күп урыннар чистартылды, 99 чишмә төзекләндерелде. Безгә мәктәпләрдәге 150 «Яшь урманчылар» түгәрәкләренә йөрүчеләр дә булышты. «Татарстанның чиста урманнары» акциясе дәвам итә», - диде урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин. «Роспотребнадзор»ның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина үзләре тарафыннан 700 административ эш кузгатылганлыгы, 1 миллион сум штраф салынганлыгы, ә ике предприятиенең экология таләпләрен үтәмәгәнлеге өчен, гомумән, ябылганлыгы турында сөйләде. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе җитәкчесе Илһам Сабиров сүзләренә караганда, Казанда 396 урында барлыкка китерелгән чүплекнең 375е бетерелгән.
Матбугат конференциясендә катнашкан министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, санитар чистарту икеайлыгы тәмамланса да, экология күз уңында тотылачагын, тирә-юнь мохитне пычратучылар штрафка тартылачагын искәрттеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading