16+

Соң булса да, уң булсын

Гагарин Кубогының яңа иясе - Мәскәү «Динамо»сы һөҗүмчесе Михаил Анисин «Авангард» җанатарларыннан гафу үтенде. «Омск клубы җанатарларыннан алар адресына әйткән тупас сүзләрем өчен гафу үтенәм. Бу эмоцияләр нәтиҗәсе инде. Финал матчыннан соң безнең уенчылар өстенә трибунадан чит предметлар оча башлагач, түзеп тора алмадым. Җиңелгәндә дә үзеңне лаеклы тота белергә кирәк...

Гагарин Кубогының яңа иясе - Мәскәү «Динамо»сы һөҗүмчесе Михаил Анисин «Авангард» җанатарларыннан гафу үтенде. «Омск клубы җанатарларыннан алар адресына әйткән тупас сүзләрем өчен гафу үтенәм. Бу эмоцияләр нәтиҗәсе инде. Финал матчыннан соң безнең уенчылар өстенә трибунадан чит предметлар оча башлагач, түзеп тора алмадым. Җиңелгәндә дә үзеңне лаеклы тота белергә кирәк дип саныйм. Билгеле, барлык җанатарларны да безгә рәнҗетә торган сүзләр кычкырган һәм әйбер ыргыткан җанатарлар исемлегенә кертеп булмый. Яхшы күңелле җанатарлардан тагын бер кат гафу сорыйм», - ди хоккейчы.
Билгеле булганча, Омскида җиденче финал матчы «Динамо»ның җиңүе белән тәмамланганнан соң, «Авангард» җанатарлары көндәш команда хоккейчыларына кулларындагы әйберләрен ыргыта башлагач, Анисин Омскины гап-гади, барып чыккан авыл, дип атаган иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading