16+

Сугыш һәм хезмәт ветераннары Идел буйлап сәяхәткә китте

Сугыш һәм хезмәт ветераннарының май азагында ак теплоходта Идел киңлекләре буйлап сәяхәткә чыгуы республикабызда матур традициягә әйләнде.

Сугыш һәм хезмәт ветераннары Идел буйлап сәяхәткә китте

Сугыш һәм хезмәт ветераннарының май азагында ак теплоходта Идел киңлекләре буйлап сәяхәткә чыгуы республикабызда матур традициягә әйләнде.

Менә быел да 24 май көнне иртәнге сәгать тугызда Казан елга портыннан дүрт палубалы "Ф.И.Панферов" корабы Казан-Волгоград-Казан маршруты буенча юлга кузгалды.

Гадәти сәяхәт кенә түгел бу. Бер атна буе күпне күргән чал Идел дулкыннары шавына орден-медаль чыңнары да кушылачак. Пассажирлар арасында Советлар Союзы герое Борис Кузнецов җитәкчелегендә 16 Бөек Ватан сугышы ветераны, шуларның өчесе Сталинград сугышы батырлары, 18 төрле орден кавалерлары, 70е республикабыз шәһәр-районнарындагы ветераннар советы җитәкчеләре, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры баллары. Ял күңелле, җыр-моңга бай булсын дип, бортка ветераннарның "Балкыш" Республика конкурсы җиңүчеләрен дә алганнар. Чал чәчле ветераннар белән бергә теплоходта республикабызның кадет мәктәпләрендә белем алучы иң алдынгы 9 егет, өлкәннәргә ярдәмгә килергә һәрчак әзер торучы "Җиңү варислары" яшьләр иҗтимагый оешмасы волонтерлары - барлыгы 150 пассажир сәяхәткә китте.

Су юлы сәфәренә чыгучылар һәммәсе дә дулкынлана, аларның һәммәсенең сәяхәт кылу гына түгел, башка максатлары да бар. Кукмара районы ветераннар советы рәисе Рәшит Шәйхетдиновның Мамай курганына барганы булса да, бу юлы туганнарын тагын да тырышыбрак эзләп, каберләрен табып кайтырга дип юлга кузгалган. Илья Ковалев өчен Сталинград каны тамган, сугышчан дуслары ятып калган изге җир. Ул аларның рухына баш ияргә, утлы яшьлеге белән очрашырга бара. Саба кадет мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Айзат Хәмитовның да дулкынлануын аңлап була. Хәрби хезмәтне гомерлек һөнәре итеп сайларга җыенган егет бу сәяхәт барышында сугышны үз күзләре белән күргән ветераннар каршында үзенә күрә бер имтихан да тотачак.

Сәяхәт Идел буе шәһәрләре аша уза. Беренче тукталыш - Тәтеш. Аннары аларны Самара, Саратов Һәм герой-шәһәр Волгоград көтә. Кайтканда Тольяттига да тукталачаклар. Үзләре булган һәр шәһәрдә мәңгелек утка чәчәкләр салып, Хәтер митинглары үткәрергә уйлый алар.

Республикабыз ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасының Республика советы рәисе Хәбир Иштирәков әйтүенчә, сәяхәт бик күңелле һәм файдалы узачак. Төрле кичәләр, дөнья сәясәтенә багышланган лекцияләр булачак, аларны танылган галимнәр укый.

Бортына "Татарстан ветераны" дип язлылган ак корабка хәерле юл теләп калырга ул көнне причалга Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да килгән иде. Ә башкалабызның 169нчы мәктәбе кадетлары хөрмәтле ветераннарыбызны дәртле җыр белән озатып калдылар.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading