16+

Сырхауханә дә ачыла, бушлай интернет та эшли башлый

Быел Шәһәр һәм Республика көне Казанда күптөрле мәдәни һәм спорт чаралары белән генә истә калмас, мөгаен. 30 августта башкалада социаль әһәмияткә ия булган берничә объектның ачылуы көтелә. Шулай ук бәйрәм көненә Казанның барлык метро станцияләрендә дә бушлай Wi-Fi эшли башларга тиеш.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ләйлә Фазлыева «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә белдергәнчә, август ахырында Совет районының Таулар (Нагорный) торак массивында 8 нче шәһәр сырхауханәсенең табиб амбулаториясе ачылачак. Тынычлык торак массивында исә республика программасы буенча төзелгән яңа мәдәният йорты үз ишекләрен ачарга җыена. 30 август «Азино» микрорайонында яшәүчеләр өчен дә икеләтә бәйрәм булырга тиеш, чөнки бу көнне, ниһаять, казанлылар тарафыннан иң озак көтеп алынган медицина учреждениесе - балалар сырхауханәсе эшли башлар дип көтелә. Биредә үк «Айболит» дип аталган яңа сквер да ачылачак, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
Әлеге яңалыклардан тыш, Казан мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә, Шәһәр көненә барлык метро станцияләрендә дә бушлай Wi-Fi эшли башларга тиеш, дигән бурыч куйды. «30 августка әлеге мәсьәлә хәл ителәчәк», - диделәр шәһәр башлыгына.
Бүгенге көндә исә бушлай интернет Казан метрополитенының дүрт станциясендә - «Кәҗә бистәсе», «Авиатөзелеш», «Яшьлек» һәм «Төньяк вокзал»да эшли.
Илсур Метшин интернетның сыйфатлы һәм тоткарлыкларсыз эшләргә тиешлегенә дә аерым басым ясады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading