16+

Татарстанда 1,7 млн кв метр торак төзелгән

Соңгы 2 атнада гына да 78,4 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган.

Татарстанда 1,7 млн кв метр торак төзелгән

Соңгы 2 атнада гына да 78,4 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган.

Хәзерге вакытта Татарстанда 1 млн 737 мең кв метр торак төзелгән: бу еллык биремнең 72,4 проценты дигән сүз. Соңгы 2 атнада гына да 78,4 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган.

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Аның эшендә ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, 9 айда республикада 40 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 14е үлем белән тәмамланган. Хезмәт саклау кагыйдәләрен бозган өчен барысы 20 млн. 512 мең сумга 571 карар чыгарылган. Ел башыннан 389 оешма хезмәт кагыйдәләрен бозган өчен җавапка тартылган.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, социаль ипотека программасы буенча бүгенгә 2 мең 713 фатирлы 109 йорт гамәлгә кертелгән. Моннан тыш, республикада Бөек Ватан сугышының 162 ветеранына 24 йорт төзү дәвам итә. Шулай ук 37 муниципаль берәмлектә 331 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

Министр өлешләп төзү программасына аерым тукталды. Чаллы шәһәренең "Яшьлек" микрорайонында 65/04 номерлы йортның 113 фатиры төзелеп беткән ("Фон" компанияләр төркеме төзи, гомуми мәйданы - 7 мең кв. м., 101 өлешләп торак сатып алучы). Казанда Четаев урамындагы йортларда эш дәвам итә (әзерлеге - 75,9 процент, "Элит-строй" ҖЧҖ төзи), Бехтерев/Зоя Космодемьянская урамнары очрашкан турыдагы (98,1 процент, "Свей" фирмасы" ҖЧҖ), Достоевский ур. (77,2 процент, "Свей" фирмасы" ҖЧҖ), Кызыл Кокшай/Баруди урамнары чатындагы йортларда (96,3 процент, "ИТЦ" ҖЧҖ) һәм Әмирхан урамындагы ике йортта (86,2 һәм 97,6 процент, "Магстрой" ҖЧҖ) төзелеш эшләре дәвам итә. Чаллыда 360 фатирлы 58/02 номерлы торак йорт төзелеше дә дәвам ителә (98,3 процент, "Доступное жилье" ТТК ҖЧҖ).

Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Чаллы җитәкчелегенә өлешләп төзелә торган объектлар төзелешен игътибарда тотарга йөкләде.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2 мең 940 котельня һәм минитопкаларда җылылык җибәрелгән. Социаль юнәлешле объектлар тулысынча җылытыла: 1 мең 647 мәктәп, 1 мең 880 балалар бакчасы, 2 мең 266 сәламәтлек саклау объекты, 217 спорт объекты, 186 социаль яклау учреждениесе һәм 1 мең 979 мәдәният объектлары.

Рөстәм Миңнеханов 2016 елга республика программаларын формалаштыру буенча эшне башкару һәм контрольда тотуның әһәмиятен ассызыклады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Шулай ук киңәшмәдә ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин чыгыш ясадылар.
http://tat.tatar-inform.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading