Татарстанда бүген һәм иртәгә, ягъни 2 -3 февраль көннәрендә буран күзәтелә. Кар, бозлы яңгыр явуы һәм юлларда бозлавык булу ихтималы зур. Көньяктан секундына 16-21 метр тизлектә җил исәчәк. 2 февральдә иртән-көндез һәм 3 февральдә төнлә урыны белән җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитә. Күз күреме - 500 метр.
Шул...

Шул исәптән, Татарстан Республикасы ЮХИДИ идарәсе һава торышы кискен начараю сәбәпле, машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен, юлларда сак һәм игътибарлы булуларын сорый.
Машина йөртүчеләр юлларда тиешле хәрәкәт тизлеген сайларга, каршы як юлга чыкмаска тиеш. Шулай ук, машинада баручы 12 яшькә кадәрле балаларның махсус утыргычларда булуы мөһим.
Фото: sntat.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар