16+

Татарстанда карабодай җитәрлек

Кибеттә чират. - Карабодай алмакчы идем дә, таба алмадым. Ничә кибетне әйләндем инде, юк, - ди берсе. Аңа башкалар да кушыла: - Чынлап та карабодайга кытлык башландымы әллә? Ни өчен юк икән соң ул? Сөйләгәннәр иде аны бетә икән дип, бәрәңге белән токмачка кала инде эшләр... Быел карабодай уңышы начар...

Татарстанда карабодай җитәрлек

Кибеттә чират. - Карабодай алмакчы идем дә, таба алмадым. Ничә кибетне әйләндем инде, юк, - ди берсе. Аңа башкалар да кушыла: - Чынлап та карабодайга кытлык башландымы әллә? Ни өчен юк икән соң ул? Сөйләгәннәр иде аны бетә икән дип, бәрәңге белән токмачка кала инде эшләр... Быел карабодай уңышы начар...

Кибеттә чират.

- Карабодай алмакчы идем дә, таба алмадым. Ничә кибетне әйләндем инде, юк, - ди берсе.

Аңа башкалар да кушыла:

- Чынлап та карабодайга кытлык башландымы әллә? Ни өчен юк икән соң ул? Сөйләгәннәр иде аны бетә икән дип, бәрәңге белән токмачка кала инде эшләр...

Быел карабодай уңышы начар икән, шуңа карабодайга бәяләр нык артачак, сатуда да карабодай бетә икән дигән имеш-мимешләр ишетелгәләде анысы. Әнием дә авылдан: «Карабодай белән көнбагыш маен арзан бәядән күрсәң, алып кал, бәяләре икеләтә арта икән», - дип шалтыратты. Дөрес, Россиянең бөртекле культуралар берләшмәсе президенты Аркадий Злочевский фикеренчә, нәкъ менә массакүләм мәгълүмат чараларында «карабодай кризисы» турындагы сүзләр бәяләрне арттырырга сәбәпче булган да, мөгаен. Кеше шул сүзләргә ышанып, үзе үк карабодайны күпләп алып бетергәндер.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белдергәнчә, Татарстанда карабодайга кытлык юк. Быел 17,5 мең тонна карабодай үстерелгән, ә еллык ихтыяҗ - 13,3 мең тонна. Норма буенча ул бер кешегә елына 3,5 кило тәшкил итә.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе матбугат сәркатибе Резидә Мәҗитова:

- Бәяләр артуга каршы мөрәҗәгатьләрнең кергәне юк, - диде.

Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан территориаль органы мәгълүматлары буенча, Казанда карабодайның уртача бәясе килосына 30,89 сум, бу, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, 0,2 процентка арзанрак. Азык-төлек ярминкәләрендә ул 25-28 сумнан сатыла.

Белеп тор
Казанның Үзәк базарында 11 ноябрьдә азык-төлек бәяләре (килограммнарда)
Сыер ите - 240-280 сум

Сарык ите - 260-300 сум

Дуңгыз ите - 220 сум

Каз түшкәсе - 1200 сум

Тавык түшкәсе - 250 сум

Бәрәңге - 10-30 сум

Кәбестә - 30 сум

Кишер - 30 сум

Суган - 25-30 сум

Кыяр - 120 сум

Помидор - 120-150 сум

Сарымсак (бер башы) - 10 сум

Алма - 30-50 сум

Бал (3 литры) - 1100-1500 сум.

Фото: Дамир Бәдриев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading