16+

Татарстанда якындагы өч елга уртача хезмәт хакы билгеле булды

2017 елда Татарстанда бер кешегә уртача керем 34 774 сум булыр дип көтелә. 2018 елда бу күрсәткеч 36617 сум, 2019 елда 38484 сум булыр дип фаразлана.

Әлеге мәгълүматлар 2017-2019 елга Татарстан Республикасы бюджеты проектында күрсәтелгән.

Уртача хезмәт хакы алдагы өч елда түбәндәгечә булыр дип планлаштырыла:

2017 елда - 32160 сум,

2018 елда - 33814 сум,

2019 елда - 35471 сум.

Яшәү минимумы түбәндәгечә булыр дип планлаштырыла:

2017 елда - 8495 сум,

2018 елда - 8962 сум,

2019 елда - 9420 сум.

Бүген Татарстан Дәүләт Советында узган Парламент тыңлауларында республиканың икътисад министры Артем Здунов билгеләп үткәнчә, узган ел уртача хезмәт хакы 29147 сум булган. Быел исә татарстанлыларның уртача хезмәт хакы 30659 сум дип билгеләнә.

"Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading