16+

Татарстанда яшь гаиләләргә социаль ипотека буенча фатир бирелә

Республикада бу мөмкинлеккә 6 меңләп гаилә ия.

Татарстанда яшь гаиләләргә социаль ипотека буенча фатир бирелә

Республикада бу мөмкинлеккә 6 меңләп гаилә ия.

Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә социаль ипотека программасына яңа категория – яшь гаиләләр дә өстәлде. Министрлар Кабинеты карарны имзалаган инде.

«Рөстәм Миңнеханов яшьләргә, бигрәк тә катлаулы икътисади вазгыять шартларында, системалы ярдәм күрсәтүнең мөһимлегенә игътибар итте», – дип искәртте Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең тиешле карарыннан күренгәнчә, ярдәм чарасыннан ир белән хатынның икесенең берсе яше 35 яшьтән артмаган гаиләләр файдалана ала.

«Без бу чара демографик хәлне яхшыртуга да, республиканың шәһәр һәм районнарында яшь белгечләрне беркетүгә дә ярдәм итәр дип бик өметләнәбез», – диде Татарстан Президенты бүгенге киңәшмәдә. 

Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading