Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 12 октябрендә кабул ителгән 2029нчы карары нигезендә, "Гражданнарга социаль ярдәм" дәүләт программасы кысаларында, Татарстан Республикасы 18 млн 353 мең сум субсидия алачак.
Әлеге карар буенча 621 млн сум күләмендәге субсидия федераль бюджеттан социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга төбәк ярдәм программаларын тормышка ашырган вакытта туган чыгым бурычларын финанслашу максатында, РФның конкурстан узган 55 субъекты арасында бүленгән. Акчаның иң күбен Санкт-Петербург, Красноярск крае һәм Свердловск алган.
Субсидияләр "Гражданнарга социаль ярдәм" дәүләт программасының "Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген арттыру" ярдәмче программасы кысаларында тәкъдим ителә.
Кабул ителгән карар Федерация субъектларының социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларына ярдәм программасын тормышка ашыру өчен өстәмә шартлар тудырачак.
tatar-inform.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар