Милләте буенча Елена - рус кызы. Гаиләсендә татарлар бөтенләй юк. Ләкин кыз кечкенәдән татар телен үз иткән. IX сыйныфта үзлегеннән татар телен өйрәнә башлаган. Беренче әсәре - Рабит Батулланың «Сөембикә кыйссасы». Елена Сорокина инде сигезенче ел Казан шәһәренең 40нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта.
- Телләр белгән - илләр...
Скопировать ссылку

- Телләр белгән - илләр гизгән, ди халык мәкале. Телләр өйрәнү дөньяга карашны киңәйтә, яңа дуслар табарга булыша. Мәктәптә укыган чакта ук татар кызлары белән аралашып үстем. Бергәләшеп татар жырларын тыңлый, татар спектакльләренә йөри идек. Остазларым да яхшы кешеләр иде, аларның да тәэсире булгандыр, - дип сөйли ул.
Мәктәптә укыган чакта ук кыз татар теленнән төрле олимпиадаларда катнаша, татар әдипләренең әсәрләрен укый, аңламаган сүзләрне сүзлектән табып өйрәнә. Кызларының татар теленә тартылуына әти-әнисе башта гаҗәпләнеп караса, соңрак хуплыйлар. Елена Казан дәүләт федераль университетының татар филологиясе һәм тарих факультетында көндезге бүлектә белем ала. Татар телен ныграк үзләштергән саен, үзе өчен яңалык ача бара. Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, мәдәнияте, тел үзенчәлекләре кызыксындыра аны.
Тел өйрәнүдә ул үзенчәлекле алымнар кулланырга тырыша. кайчандыр үзе дә үҗәтләнеп татар телен өйрәнгәнгә, балалар белән уртак телне тиз таба. Татар телен өйрәнүче рус балаларының да психологияләрен аңлап эш итә.
- Рус телле балалар өчен аралашу технологиясенә нигезләнгән дәреслекләр кулайрак дип саныйм, татар телен укытканда, грамматиканы да, башкасын да кызыклы, укучы өчен мавыктыргыч итеп бирү мөһим. Балалар арасында татар теленә караш төрле. Минемчә, телләргә мөнәсәбәт сабыйда балачактан ук формалаша. Бу мәсьәләдә әти-әнинең, укытучыларның да роле зур. Шуңа да без балаларыбызны кечкенәдән толерантлыкка өйрәтергә тиеш. Һәрберебез өчен Туган тел көне тынычлык, дуслык, бердәмлек бәйрәме булсын! - ди Елена Сорокина.
1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирүне күтәреп чыга. Шуннан соң дөньяда, телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә сак караш тәрбияләү максатыннан, 21 февраль - Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә башлый.
Комментарийлар