16+

Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу Рөстәм Миңнехановны Нәүрүз бәйрәме белән котлады

«Сезне чын күңелдән Нәүрүз бәйрәме – табигать  яңаруы, өметләр  уяну һәм кардәшлегебезне ныгыту вакыты белән котлыйм, - диелә котлау текстында. - Бөтен тарихыбыз дәвамында Нәүрүз кешеләрнең тормыш идеяләрен табигать белән мөкамәллектә чагылдырды».

Бүген  Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Нәүрүз бәйрәме белән котлау юллады.

«Сезне чын күңелдән Нәүрүз бәйрәме – табигать  яңаруы, өметләр  уяну һәм кардәшлегебезне ныгыту вакыты белән котлыйм, - диелә котлау текстында. - Бөтен тарихыбыз дәвамында Нәүрүз кешеләрнең тормыш идеяләрен табигать белән мөкамәллектә чагылдырды. Яңарыш һәм тергезү белән беррәттән, Нәүрүз игелек, толерантлык һәм теләктәшлек символы булып тора. Быел без Нәүрүзне моңаеп-хәсрәтләнеп каршы алабыз, 2023 елның 6 февралендә Кахраманмарашта булган ике җир тетрәүдән алган яраларны дәвалауны дәвам итәбез.

Мәүлет Чавушоглу, язның беренче хәбәрчесе буларак, бу матур бәйрәм көне шулай ук бердәмлек, туганлык һәм теләктәшлек хисләре көчәя торгандәвер, дип билгеләп үтте.

«Фаҗигале җир тетрәүдән соң Сез безгә Нәүрүз символы булган бу югары хисләрне тирәнтен тоярга мөмкинлек биргәнегез өчен рәхмәт сүзләрен белдерәсем килә. Мөмкинлектән файдаланып, илебезгә һәм бөтен дөньяга тынычлык, иминлек һәм чәчәк ату телим, ә Сезгә һәм Сезнең аша Татарстанның тугандаш халкына сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләкләрен җиткерәм», - диелә текстта.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading