Капиталь ремонт программасы кысаларында, тулай торакларның гомүми кулланыш урыннары капиталь төзекләндерелә, сантехника һәм аш бүлмәсе җиһазлары яңага алмаштырыла.
- Иске йортларда кат белән кат аралары агачтан. Алар да яңадан куела һәм түшәм белән идән сыйфатында эшләнелә, - дип әйтеп үтте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин кичә "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.
Казанда быел күпфатирлы 192 торак йорт капиталь ремонтланган. Лебяжье урамындагы 7нче йорт аеруча четерекле булып чыккан. Глубокое күле ярына урнашкан әлеге йортның, җир катламы нык булмау сәбәпле, нигезе нык какшый башлаган. Диварларда биш сантиметрлы һәм аннан да зуррак ярыклар барлыкка килгән. Йортның нигезе һәм дивары яхшылап ныгытылган. Тугыз ел эчендә шушы максатларга 14 миллиард сумнан артык акча тотылган, нәтиҗәдә, 2218 торак йорт яңартылган, бу торак фондның 40 проценттан артыгы. Россиядә капиталь ремонт программасы башланган 2008 елдан бирле Самарада-1526, Уфада-1424, Пермьдә 1051 йорт төзекләндерелгән.
Башкаладагы 35 йортка яңа 110 лифт куелган, ә тугыз ел эчендә 1911 лифт алмаштырылган. Капиталь төзекләндерү үткәргәндә хәзер йортларга җылылык бирүне һава торышына карап, үзкөйләнелүче җиһазлар куела. Казанда торак фондның яртысыннан күбрәге шундый аппаратлар белән җиһазландырылган инде.
- Быелгы планга башта 158 йорт алынган иде. Чыганакларны экономияләү тагын 34 йортны колачлау мөмкинлеге бирде. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр мәнфәгатьләре дә исәпкә алына. Утыз йортта 72 подъездга физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен хәрәкәтләнү җайланмалары һәм бала арбасы юллары ясалды. Капиталь ремонт эшләре башкарганда җәмәгатьчелек тә актив булышлык күрсәтә, - диде Искәндәр Гыйниятуллин, - киләсе елда 1,5 миллиард сумга күпфатирлы 247 йорт капиталь төзекләндереләчәк. Проект-смета документлары инде әзерләнде, димәк, подрядчы оешмалар ел башыннан ук эшкә керешә алачак.
Киңәшмәнең көн тәртибенә куелган мәсьәләгә мэр Илсур Метшин йомгак ясады.
- Капиталь ремонтта зур саннарга ирешелде. Эшләргә дә, подрядчы оешмаларны сайлап алырга да өйрәндек, - диде Илсур Метшин, - әлбәттә, эшләрне башкаруда булышлыклары өчен республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, районнар хакимиятләре башлыкларына, актив казанлыларга рәхмәт!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар