16+

Виталий Мутко волонтерларга таныклык тапшырды

Футбол буенча чемпионатка волонтерларны Казанда әзерлиләр.

Виталий Мутко волонтерларга таныклык тапшырды

Футбол буенча чемпионатка волонтерларны Казанда әзерлиләр.

Дүрт ай буена сузылган бәйгедә Россия югары уку йортлары 2018 елда узачак футбол буенча бөтендөнья чемпионатына волонтерлар әзерләү үзәге булдыру өчен көрәште. Ниһаять, 40 уку йорты арасыннан 15е финалга узды. Алар арасында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе дә бар. Шунысы куанычлы: Казанның әлеге академиясе Россиядә FIFA-2018 футбол буенча дөнья чемпионатына волонтерлар әзерләүче үзәк төзергә рөхсәт алган бердәнбер спорт юнәлешендәге уку йорты.

Бүген Мәскәүдә Россия Спорт министры Виталий Мутко Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубовка волонтерлар үзәген төзүгә таныклык тапшырды. Безнең волонтерлар Универсиада, су спорты буенча чемпионат чараларында да сынатмады.

Казан футбол буенча чемпионатка барлыгы 1300 волонтер әзерләргә җыена. Бу юлы волонтерлар сайлаганда таләпләр тагын да катгыйланачак. Футболчылар шәһәрдән читтә урнашырга исәпли, төркемнәргә беркетелгән волонтерлардан чит телдә сөйләшүдән тыш, футбол спорт төренең нечкәлекләрен белү дә сорала.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе матбугат үзәге җитәкчесе Екатерина Косурова әйтүенчә, "иләк аша" узган волонтерлар дистанцион укулар узып имтиханнарны тапшыраганнан соң, спорт объектларында тәҗрибә тупларга тиеш була. Волонтерларның спортчылар белән генә түгел, ә командаларның җанатарлары белән дә эшли белүе мәҗбүри.
Фото: ria.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading