Вокзалларда каракларга урын юк
Поездда барганда шәхси әйберләрне урлату очракларының күбесе пассажирларның битарафлыгыннан килеп чыга.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Поездда барганда шәхси әйберләрне урлату очракларының күбесе пассажирларның битарафлыгыннан килеп чыга.
«Сәфәрдә вакытта спиртлы эчемлекләрне кулланмаска тырышырга кирәк. Кайбер кешеләр, купе өстәлендә үк акчаларын, алтыннарын калдырып, тамбурга тәмәке тартырга яки буфетка юнәләләр. Мондый игътибарсызлыклары үзләренә үк бик кыйммәткә төшә. Быелның 8 аенда 55 җинаять эше кузгатылды, шуның 23е урлашуларга кагылышлы», - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорт буенча Казан линия идарәсе җитәкчесе Наил Салехов.
Универсиада көннәрендә тимер юлда, аэропортта һәм елга портында иминлек югары дәрәҗәдә тәэмин ителгән. «Бу - коллективтагы хезмәткәрләрнең тырышлыгы. Әлбәттә инде, федераль үзәк, Татарстан һәм Казан җитәкчелегенең вокзалларны төзекләндерү юнәлешендә башкарган чаралары нәтиҗәсе. Аэропортта, тимер юл вокзалларында, елга портында территорияләрне видеокүзәтү челтәре, пассажирларны тикшереп кертү җиһазлары камилләштерелде», - диде полиция полковнигы Наил Зәйдулла улы.
Әле шушы арада гына тимер юл вокзалында бер карак йокыга талган пассажирның акча янчыгын урлаган. Территориянең һәр квадрат метрын күреп-күзәтеп торучы полиция хезмәткәрләре тегене 3 минут эчендә эләктергән. «Мондый тизлектә тотылуына карак үзе дә чиктән тыш гаҗәпләнде, - диде Наил Салехов. Ерак араларга йөрүче поездлар һәм шәһәрара электричкалар вагоннарын да видеокамералар белән җиһазлау турында уйланыла. Транспорттагы хокук бозулар, һава, су һәм тимер юлларга кагылышлы җинаятьләр турында Казан линия идарәсенең (843) 294-11-60 телефоны аша хәбәр бирергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Айдар Сәлимгәрәев «Замочи мошенника» акциясе турында
-
#Кыскача яңалыклар
Юрист Ленар Сираҗетдинов «Замочим мошенника» акциясе турында
-
#Спорт
Муса Галләмов: «Мин унбиш яшькә кадәр атта чаптым...»
-
#Шоу-бизнес
«Үләм дигәндә, табиблар кулына килеп егылдым...»: Марат Шәйбәков үлемнән калган
-
#Шоу-бизнес
Айдар Галимов : «Әнинең хәле авырайгач, Мәскәүдән хәбәр килде»
Комментарийлар