КНИТУ - КГТУ
Кабул итү комиссиясе җитәкчесе Марат Вәлиев әйтүенчә, Казан дәүләт технология университетында бюджет урыннары кимемәгән. Бушлай уку урыннары, Чаллы, Түбән Камадагы филиалларны да исәпкә алып, 2721не тәшкил итә. Кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә бюджет урыннары узган елгы белән чагыштырганда сизелерлек кимегән - 530га гына калган.
Керү балларының «түшәме» әле билгеләнмәсә дә, абитуриентлар арасында конкурс кискенләшкән инде. Дүрт ел буе үзгәрмәгән бәяләр һавага «үрмәләгән»: элекке 50 мең урынына бу уку елында икеләтә (!) артыграк түләргә туры киләчәк. Кабул итү комиссиясе өстәле янында «гөж» килгән халык санына карасаң, югары бәя беркемне дә куркытмый, ахрысы. Шунысы куандыра, тулай торактагы урыннар белән кыенлыклар булса да, университет беренче курс студентларын тулай тораксыз калдырмаска вәгъдә итә.
КДЭУ
Казан дәүләт энергетика университетында контракт нигезендә уку бәяләре арткан. Техник факультетта - 112000, экономика һәм гуманитар факультетларда укырга теләүчеләргә 60200 сумга гаилә бюджетларын кысарга туры киләчәк. Соңгыларында исә бушлай уку, гомумән, каралмаган. Бушлай «Энергетик» дипломын кулыңа алырга теләсәң, йә техник факультетка (556 бюджет урыны) керәсең, йә кичке (100 урын), йә читтән торып уку (135 урын) бүлекләренә документларыңны тапшырасың. Башка вузлардагы кебек үк, монда да тулай торакта урыннар санаулы.
Кабул итү комиссиясенең фаразларына ышансаң, быел университет көндезге бүлектә - 791, ә читтән торып уку бүлегендә укытыр өчен 379 абитуриентка ишекләрен ачачак.
КДМУ
Казан дәүләт медицина университеты үзенең буй җитмәслек бәяләре белән танылган. Быел да ул үз традицияләрен саклап калган. «Иң кыйммәтле» исеменә стоматология (132000 сум) һәм педиатрия (104000) факультетлары лаек. Абитуриентлар арасында популяр саналган биофизика медицинасы һәм стоматология факультетлары һаман үз дәрәҗәләрен төшерми. Уку йортының иң зур яңалыгы һәм куанычы - бюджет урыннарының 14 урынга артуы (план буенча 402 урын).
КИТТУ-КАИ
Казан илкүләм техник тикшеренү университетында да исә кагыйдәләр узган елгыдан бераз аерыла. Төп үзгәрешләр ташламага ия булучы абитуриентларга кагыла. Әгәр ташламага ия яки район тарафыннан максатчан рәвештә җибәрелгән абитуриент икән, ул бары бер генә вузда ташламага ия була ала. Бу очракта документларны тапшырганда, оригиналын бирү зарур. Башка югары уку йортларында мондый студентлар гомуми конкурста катнашырга мөмкин.
КАИ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Владимир Михайлович Трегубов сүзләренчә, әлеге уку йортында сәламәтлекләре чикләнгән абитуриентларга зур игътибар бирелә. «Бездә начар ишетүчеләрне укырга керер өчен әзерли торган махсус укыту үзәге бар, - ди В.М. Трегубов. - Монда бөтен Россиядән балалар җыела. Быел без мондый белгечлекләрнең санын арттыруга ирештек. Начар ишетүче балалар хәзер «Радиотехника», «Инфокоммуникацион технологияләр һәм элемтә системалары», шулай ук «Материаловедение һәм материаллар технологиясе» дигән белгечлекләр буенча укый ала».
Кайбер белгечлекләрдә уку өчен бәяләр ике тапкырга арткан. Узган ел белән чагыштырганда, быел студентлар ташкыны бераз күбрәк икән. Бүгенгә 6 мең тирәсе гариза кабул ителгән. Ә КИТТУ-КАИ бюджет урыннарына якынча 1,5 мең студент кабул итәргә әзер, түләүле бүлеккә дә шул чама. Барлык булачак беренче курс студентларына да тулай торак вәгъдә итәләр.
Вузга кергәнемә үкенәм!
Мәктәп укучыларының бу көннәрдә «урак өсте» - БДИны җиңеп чыгып, кулларына аттестат алган, үзләре теләгән уку йортларына гариза биреп йөргән көннәре. Алар шаукымына ияреп, мин дә абитуриент булган чагыма кайтып килдем әле.
Миңа бүген 35 яшь. Апас районындагы кечкенә генә авылда туып үстем. Безнең заманда шундый катып калган фикер яши иде бит: юньле кеше һичшиксез вуз тәмамларга тиеш. Яшьтәшләремнән калышып булмый: мин дә бер югары уку йортына кердем. Хәзерге акылым булса, югары уку йортына ике аягымның берсен дә атламас идем. Нәрсәгә кирәк ул биш ел буе ыштан туздырып йөрү?! Укыганга карап, тормышны җырлап алып барырлык хезмәт хакы түләнсә икән. Юк бит. Мәктәпне тәмамлагач, җиңел сәнәгать техникумына да документларымны тапшырган идем. Тик әлеге дә баягы, «юньле кешеләр» рәтенә керәсем килеп, вузны сайладым. Аттестатта алгебра фәненнән генә «4»ле иде, укырга кергәндә бер генә имтихан тапшырырга кирәк булу да кызыктыргандыр. Авылда югары уку йортын барыбер мин генә тәмамлап чыктым. «Юньле кешеләр» исемлегенә кердем керүен, тик менә хәзер терсәгемне тешләрдәй булам. Теге техникумны бетереп чыккан булсам, һөнәрле булыр идем, ичмасам. Безнең заманда югары белемнең кадере юк. Диплом да гап-гади бер катыргы гына, шкафта тузан җыеп ята. Аллаһы боерса, улымны башта училище-техникум ише җиргә кертәчәкмен, югары белемне читтән торып та алып була аны.
Гөлсинә, Казан
Югары белемсез булмый
Гөлсинә ханымның хаты белән танышканнан соң, бу мәсьәләгә карата фикерләрен сорап, без берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.
Ришат ГОБӘЙДУЛЛИН, абитуриент:
- Казан дәүләт энергетика университетына документларымны тапшырдым. Югары белем алмаган кешегә ничектер түбәнсетеп карыйлар бит хәзер. Вузда укыган егетләрне кызлар да күбрәк ярата (Көлә.). Сыйныфташларым арасында техникумнарны сайлаучы егет һәм кызлар да булды. Ә мин башта университет тәмамлау яклы. Теләсәң, аннан соң да берәр һөнәр үзләштерергә була бит.
Альбина ШИҺАПОВА, III курс студенты:
- Бүгенге заманда һәр кешенең югары белеме булырга тиеш дип саныйм. Дөрес, кайберәүләр диплом алалар да бөтенләй башка өлкәдә эшли башлыйлар. Башта махсус белем бирүче училищеларда укып, югары белемне читтән торып алучыларны да беләм. Тик кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, аның шул биш ел укуы кызык бит инде.
Галия ЗИННӘТУЛЛИНА, ике бала анасы:
- Олы улым Авыл хуҗалыгы университетының IV курсында укый. Укуга сәләте бар, гел яхшы билгеләр генә ала. Бюджет урынында укый, тулай торакта яши. Тик ни дисәң дә, югары белем чыгымлы инде ул. Ә өстәмә рәвештә акча эшләргә студентларның вакытлары юк. Кечкенә улым быел җиденче сыйныфны бетерде. Анысы техникумга китәм ди. Мин дә каршы түгел. Ир кешегә һөнәр комачауламый ул. Кирәк дип тапса, аннары югары белемен дә алыр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар